Иске Җогып авылында яшәүче кадерлебез Кабиров Надил Әхәт улының 25 апрель көнне олы юбилее.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез...