"Башваткыч" режиссерлары - Әтнәдә
Бүген "Башваткыч" тапшыруын төшерүче режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева, программаның редакторы Миләүшә Гарипова Әтнә театрына кайттылар. Алар арасында тапшыруның әйдәп баручы редакторы , безнең якташыбыз, Әтнә кызы Әлфирә Мәһдиеваның да булуы безгә горурлык өсти.