Районда ВИЧ вирусын йөртүчеләр бар
Һәр ел саен май аеның өченче якшәмбесен барлык дөнья халкы СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтә. Быел ул 19 майга туры килде. Шул уңайдан республикада 14 майдан 19 майга кадәр "Тукта ВИЧ/СПИД” исемле акция узды. Бу уңайдан безнең Әтнә районында хәлләрнең торышы ничек икәнлекне белү өчен табиб эпидемиолог Азат Гыймадиевка мөрәҗәгать иттек.