#МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиядә катнашуга гаризалар кабул итү 25 июльгә кадәр озайтылды
Премиягә 1,5 айда Россиянең 85 төбәгеннән 15 меңгә якын гариза кергән. Әмма гаризалар кампаниясенең соңгы көнендә Премиянең оештыру комитеты волонтерлардан, НКО һәм эшмәкәрләрдән дедлайнны озайтуны сорап йөзләгән мөрәҗәгать алды. Хәзер Премиядә катнашуга гаризалар 25 июльгә кадәр премия.мывместе.рф. сайтында кабул ителә.