Татарстанда соңгы тәүлектә 55 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 55 яңа очрагы ачыкланган, пандемия башланганнан алып 193 мең 739 кеше әлеге чирне йоктырган. 13 пациент хастаханәгә озатылган, 57 кеше терелгән.