Министрлык шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан гаризалар сайлап алуны игълан итә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 7 августыннан 21 августына кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә.