21 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Бәхетле бул, хезмәттәшебез!
Хезмәттәшебезнең олы юбилее! Гади, сабыр, олы җанлы, кешелекле - "Әтнә таңы" редакциясенең алыштыргысыз хезмәткәре Марсель Мөхәмәт улы Хөсәеновның олы юбилее. Без, редакция хезмәткәрләре аның бу шатлыгын уртаклашырга ашыгабыз. Бәхетле бул, борчу-кайгыларга башың имә, гел үз дигәнеңә ирешеп, куанып яшә. Балаларың, оныкларың, әниең шатлыгын уртаклашып, тормыш каршылыкларын горур рәвештә узарга язсын....
-
Казанда самолет исән-имин төшеп утыра алган
Казанда һава шартлары начар булу сәбәпле, «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе самолеты аэропортка төшә алмыйча бер сәгатьләп аэропорт өстендә очып йөргән иде. Ниһаять, ул исән-имин килеш аэропортка төшә алган. Бу хакта "Татар Информ" хәбәр итә. Чыганак: www.zamansulyshy.ru
-
Алсу Әбелханова: Мин хәзер ирекле!
Татар эстрадасында кайнаучы кайбер артистларның төрле дәүләт оешмаларында рәсми эш урыны бар. Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова да моңа кадәр «Казан» милли-мәдәни үзәгендә эшләде. Әмма быел Алсу 17 ел буе хезмәт куйган дәүләт эшеннән киткән. - Эштән китү теләге күптәннән бар иде, ләкин әлегә кадәр тәвәкәлли алмадым. Аннан соң эштәге...
-
Рөстәм Миңнеханов: районнарда социаль программалар үтәлергә тиеш
Мәскәүдә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Биредә Россия парламенты спикеры Татарстандагы социаль программалар үтәлеше белән дә кызыксынды. Шуның заукымымы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына: Социаль программалар буенча саботаж ясасагыз, җәзасын алачаксыз дип белдерде. Ул кайбер районнарның башкарма комитет җитәкчеләрен...
-
Роберт гомер буе гаделлек өчен көрәште
Фазылҗанов Роберт Харисович (07.03.1946 - 27.10.2006) - Әтнә һәм Арча районнары тарихында үз хезмәте белән тирән эз калдырган шәхес. Аның гомере гадел, намуслы, тырыш хезмәттә үтте. Фазылҗанов Роберт Харис улы 1946 нчы елның 7 нче мартында Күлле Киме авылында туган. Башта әтисез, аннан соң 11 яшендә әнисез калгач, сеңлесе белән...
-
Әтнәдә 14 янгын чыгу очрагы теркәлгән
Менә яңа ел бәйрәмнәре узып та китте. Бәйрәмнәр вакытында Әтнә районында җитди хәвеф-хәтәрләр күзәтелмәде. Янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чараларга, кисәтүләргә карамастан, 2016 елда Әтнә районында 14 янгын чыгу очрагы теркәлде. Килгән зыянның күләме 110000мең сум (узган ел бу күрсәткеч - 405000 мең сум булган). Ут берничә торак йортны һәм каралты-кураны...
-
Әтнә балалары “Күчтәнәч”кә бара
Мәктәптән тыш эшләр үзәге балаларны 26 гыйнвар көнне "Күчтәнәч" тапшыруына төшәргә алып барачак. Районыбыз укучылары арасында узган "Яңа ел әкияте" рәсем һәм фото бәйгесенә килгән эшләрнең иң-иңнәрен сайлап, республикакүләм бәйгегә юллау эше белән мәшгульләр.
-
Әтнә театр коллективы – гастрольләрдә
Әтнә дәүләт драма театры коллективы Г.Хугаевның «Шимбә көн кич белән" музыкаль комедиясе белән Биектау, Саба районы зоналарында гастрольләрдә йөриләр. Шулай ук Аяз Гыйлаҗевнең "Югалган көн" спектакленә репетицияләр бара. Моннан тыш, коллектив февраль аенда Чынгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектакльле белән Мәскәүгә гастрольгә барырга әзерләнә.
-
Әтнәдә бер кеше җавапка тартылган
Яңа ел башланып кына китте. Шулай булса да, район миграция хезмәтенә 11 кеше пропискага керү буенча мөрәҗәгать итеп өлгергән инде. 25 кеше паспортын алыштырган. Ә менә паспортын вакытында алыштырмаган өчен 1 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Районга ике кеше чит илдән кайткан, икесе дә Үзбәкстаннан. Бу хакта миграция хезмәтеннән хәбәр иттеләр.