21 май 2014 яңалыклары
-
Каенсарда – хәрби әзерлек
Укучы балаларның Каенсар урманындагы хәрби җыены эшли башлады. 10 мәктәптән 60 укучы яшүсмер егет килгән. Хәрби чараларның программасы әзер, махсус стенд ясап элгәннәр. Спорт, ОБЖ чаралары узачак, пневматик мылтыктан аталар. Хәтта Арчага барып АКМ автоматыннан да атып караячаклар. "Күбрәк армия тормышына бәйле элементлар: "строевая подготовка", топография, марш-бросок, тактик әзерлек була",...
-
Ветераннар спартакиададан кайтты
Казанда "Буревестник" җәмгыяте стадионында, Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, ветераннарның IV республика спартакиадасы үтте. Анда безнең команда да уңышлы чыгыш ясап кайтты. Җинүләребез дә бар: Мансур Сафин өстәл теннисы буенча икенче урын алса, Рәүфҗан Закиров төз ату буенча - беренче урында!
-
Яшүсмерләр паспортлы булды
Әтнә дәүләт драма театры бинасында дүшәмбе көнне районыбыз мәктәпләрендә укыган 14 яше тулган 22 балага Федераль миграция хезмәтенең Әтнә бүлеге мөдире Лира Фәгьмиева паспорт тапшырды. Әлеге чараны район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән мәдәният бүлеге оештырды.
-
Газета халыкка якын...
Хөрмәтле "Әтнә таңы" хезмәткәрләре! Шушы искиткеч матур һәм бай эчтәлекле матбугат "агачын" үстереп, безгә шуның җимешләрен өләшүче ару-талуны белмәс илаһи затлар! Сезне газетаның туган көне белән тәбрик итәсем килә. "Әтнә таңы" бихисап кызыклы рубрикалары белән үзенчәлекле. Халыкка якын, аның яшәешен, шатлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен түкми-чәчмичә җиткерә белә. Минем үземә мәгариф, мәдәният, театр,...
-
Ике култык таягында кайтты
Оныгым Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда ничек яшәвебез турында истә калганнарны сөйләвемне сорады. Мин аңа үзәккә үткән кайбер мизгелләрне сөйләдем. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа бер яшь тә тулмаган булган. Әмма әтинең яраланып, ике култык таягына асылынып кайтуын хәтерлим. Аның тәненнән бик күп снаряд кыйпылчыкларын алганнар. Ләкин үпкәсенә...
-
Тугызынчы багана
Күрше Хәсәншә карт булмаса, бу фани дөньяның минем өчен бер чите китек булыр иде. Гомер сукмагының тугызынчы баганасына килеп җитсә дә, һич картаюны белми, һаман шат чырайлы, җитез гәүдәле, сүзе килешле. Бер карыйсың, сумкалы кулын чайкатып кибеткә йөгерә, икенче карыйсың- я көрәк, я себерке тотып, ишек алдын тәртипләп йөри. Аның...