21 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнә мәдәният мөдире үстергән кабаклар
Әтнә мәдәният мөдире үстергән кабаклар "Табигать могжизасы" дип исемләнгән бәйге игълан иткән идек. Әтнә мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдиновтан фотолар алдык. Ул фотоларда - кабаклар! Ниндиләре генә юк... Үзегез карагыз.
-
Әтнәдә - "кайнар линия"
2016 елның 22 сентябрендә граданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча телефон "Кайнар линия"се ачыла. Гражданнарга төгәл мәгълүматлар алырга, бәхәсле очракларны аңлатырга Татарстан Республикасындагы кеше хокуклары буенча Вәкилнең аппараты, Россиянең Татарстан Республикасы буенча суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе, "Россия юристлары Ассоциациясе" Бөтенроссия...
-
Әтнәдә күчмә кабул итү
2016 елның 14 сентябрендә Әтнә районы Ташчишмә авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Л.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды.
-
Әтнә кызына өйлән!
Әтнә кызына өйлән! Изге хатын-оҗмах хуры, Яман хатын -дөнья гүре. (борынгы бабаларыбыз сүзе) Эшләп яшәү һөнәренә, Матур тормыш серләренә Әтнәгә килеп өйрән. Җирдә оҗмах татыйм дисәң, Тәмле ашап ятыйм дисәң,- Әтнә кызына өйлән. Аның кебек матур көлгән, Аккош кеби атлап йөргән, Мамык шәлләргә төренгән, Театрның тәмен белгән, Тукай иҗатында йөзгән,...
-
Әтнәдә 90 яшен тутыручылар күбәя
Ары авылыннан Маһинур әбекәй Шәмсиева шушы көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтте. Шимбер авылында, дүрт балалы гаиләдә туып үсә Маһинур әби. 7 сыйныф белем ала. Ул заманның бөтен авырлыгын, бар нужасын яшьтәшләре кебек үк чандыр иңнәрендә күтәрергә туры килә аңа. Нәрәт белән Мари урманнарында агач кисү дисеңме, су буйлап бүрәнәләр...
-
Әтнәләр, бу әле чуак түгел
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының яхшырачагын җиткерә. Синоптиклар фаразына ышансаң, алда торган ялларда - 24 һәм 25 сентябрьдә республикадан яңгырлы көннәр чигенергә тиеш. Ә аңа кадәрге өч тәүлектә Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак - төнге томан, вакытлы яңгырлар, көчәючән җил, хәтта яшен булу ихтималы да кире...
-
Әтнәләр дә тавыш бирә
Казан яңа банкнотларда үз сүрәтен булдыру өчен шәһәрләр арасында барган кайнар көрәштә Севастополь шәһәрен узып, беренче урынга чыкты. Үзәк банк купюраларында Казан федералҗҗуниверситеты һәм Кремль сүрәтләре өчен 157322 интернет челтәреннән файдаланучы үз тавышын биргән. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгенең өченче этабы 7 октябрьдә узачак. Әлегә беренче урыннарда Казан һәм Севастополь шәһәрләре....
-
Әтнәдә бишәү исерек, берсе качып киткән
Бишәү исерек, берсе качып киткән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметов сүзләренә караганда, узган атна эчендә район юлларында 7 җәяүлегә протокол төзелгән. Күпме язып торсак та, кичке якта киемендә яктылык кайтаргыч элементларсыз йөрүчеләр дә бар икән әле. Җәяүлеләрнең икесе нәкъ менә шуның өчен җавапка тартылган да инде. Куркынычсызлык каешлары тагылмаган -...
-
Әтнәле фотоларында – көз
Көз фасылын яратмаганнар сирәктер, рәссам булсам, картиналарымны көзен ясар идем мин, чөнки төсләр бәйрәме бу ел фасылында гына. Көзгә гашыйклар аның яңгырларын да үз итә. Хәбәрчебез Фидаил Кадимов та әнә шул көзгә гашыйкларның берсе. Аның фотоларына күз салсагыз, моны үзегез дә аңларсыз. Ә сездә нинди фотолар бар?
-
Әтнәле бәрәңге-аҗдаһа үстергән
"Өченче көн тавыклар казып чыгарганнар", - дип, Шәкәнәч авылыннан Алмаз Нәгыймуллин бәрәңге күтәреп керде. Гади генә бәрәңге түгел бу, кыяфәтенә караганда куркыныч аждаһаны да, крокодил яки берәр сөйрәлүчене дә хәтерләтә. - Өчәү әле алар, төрле җанварларга тартым. Берсе - тюлень сыман, янә берсе - әдәпсезрәк иде... Ә монысын аҗдаһага охшатам,...