21 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә рационга игътибар арта
авыл хуҗалыгы Район башлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге җитәкчеләр, белгечләр катнашында җыелыш уздырды. Биредә күмәк хуҗалыкларның игенчелектәге, терлекчелектәге күрсәткечләре күз уңында булды. Көн таләбе исә соңгысының тотрыклылыгын таләп итә. Бу уңайдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марсель Гариповның күрше район хуҗалыгында семинарда катнашып, анда күргәннәрне сөйләве бик урынлы булды....
-
Әтнәләрдән туклыклы пирог рецепты
4-5 бәрәңге 2 суган 1 окорочка 2 йомырка 100 г каймак 100 г майонез 1 ст.он 0,5 ч.к. сода Майланган һәм он яки манный, сухари сибелгән табага кырыйларыннан ук бәрәңге тезәбез, тоз сибәбез. ит салабыз, тоз, борыч өстибез. суган салабыз, тоз. борыч Йомырка, тоз, каймак, он, майонез, чәй содасы кушып...
-
Әтнәдә салкын һәм буран көтелә
21 октябрь көнне төнлә Татарстан буенча буран һәм 7 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, кайбер районнарда юлларда күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, бозлавык көтелә. Секундына 17 метр булган көчле җил. 22 октябрь көнне исә температура көндез 4 градус җылы булачак дип ышандыра синоптиклар.
-
Әтнәдән Шәрипҗан абыйга 90 тулды
«Тигез тормыш насыйп булсын һәркайсыгызга» 90 яшьлек олы юбилее белән котларга килгән кунакларга Шәрипҗан абый Усманов әнә шундый теләк теләде. Ерак 1925 елда туып , сугышның ачысын төчесен татыган, яшьтәшләре кебек үк сугыш арты авырлыкларын җилкәсе аша үткәргән хөрмәткә лаек бу зат Кызыл Утар авылында, тормыш иптәше Зөбәрҗәт апа белән...
-
Әтнәдә район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды
21 октябрь көнне район советы депутатлары, күмәк хуҗалык, оешма, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, белгечләре катнашында чираттагы сессия узды.
-
Әтнәләр өйләнәм диеп сөйләнә
Өйләнү диеп сөйләнү. Ил җитәкчеләре Рәсәйдә демогрпфик хәл яхшыруга таба бара дип,ниндидер саннар китереп халыкны ышандырырга тырышалар.Үзебезнең туган авылыбыздагы районыбыздагы саннарга караганда бу сүзләргә күңелнең бер дә ышанасы килми.Узган ел Әтнә районында 87 бала туып,168 кеше вафат булган,78 пар кавышкан һәм 15 пар таркалган.Авылыбызда да ел саен 2-3 бала туса,15...
-
Әтнәдә булган хәл
Ана мәче каргышы Ничә еллар күз алдыннан китми әнә шул өч төстәге сарылы-сорылы чуар мәче. Бүген дә йокысыннан манма суга батып, куркып уянды Гариф. Тын алырга куркып ятканнан соң, торып утырды. КӨЛЕМСӘР Куркырсың да, ничәнче мәртәбәләр әнә шулай тынгы бирми, күзләрен елтыратып, ыржаеп аның өстенә килә. Мәче генә димәссең, күргән...
-
Әтнәләр кызыклы хезмәт укый
Яңа китап укыгач Быел Арча район типографиясендә якташыбыз Ринат Фазлыйәхмәтовның "Арча ягы зыялылары" дигән китабы нәшер ителде. Ринат үзе Әтнә егете. Арча ягы дип аталса да, безнең Әтнә турында да шактый күп мәгълүмат табарга була бу китапта. Шулардан берсе: "Атаклы язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның тулы булмаган шәҗәрәсендә бабайлары Күлле Киме авылыннан...
-
Әтнәнең Мәңгәрендә "көзге кросс" үткәрелде
Олы Мәңгәр мәдәният йорты каршында мәктәп укучылары катнашында "Көзге кросс", "Велосипедчылар" ярышы уздырылды. Ярышта катнашучы барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.