22 июнь 2016 яңалыклары
-
Мультиваркада тавык шашлыгы - "Әтнә таңы"
Мультиваркада тавык шашлыгы Ул диетик туклану өчен идеаль вариант. Шашлык ашыйсы килә, әмма табигатькә чыгу мөмкинлеге булмаучылар өчен отышлы вариант. Бернинди янган-көйгән кисәкләр дә булмый, ите йомшак, сусыл булачак. Кирәк: 500 грамм филе яки күкрәк ите, 50 грамм зәйтүн мае, 50 грамм бал, 50 грамм соя соусы, 2-3 тырнак сарымсак,...
-
Суга батып үлгән –"Әтнә таңы"
Үсмер быел 9нчы сыйныфны тәмамлаган, һөнәри училищега укырга керергә ниятләп йөргән. Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмернең мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәннәр. Искәртеп үтик: үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның...
-
Әтнәләр, Татарстанда давыл кисәтүе игълан ителде
Татарстанда давыл кисәтүе игълан ителде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтә. Көн азагында һәм бүген кич, шулай ук 23 июньгә каршы төндә Татарстанда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз яву ихтимал. Җилнең давыллап көчәюе дә мөмкин. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр...
-
Балаларын яклап, ир хатынын кыйнаган - "Әтнә таңы"
Алексеевск районында ир балаларын яклап, хатынын кыйнаган. Леваәево авылында ир йорты янында исерткеч эчемлек эчеп тора. Хатынының балаларын орышканын ишетеп, ул хатынын "тәрбияләргә" уйлый. Нәтиҗәдә, әлеге кырыс алымнары өчен аңа закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Тик тикшерү барышында шунысы да ачыклана, хатын балаларына кычкырып кына калмый, үзенең кечкенә кызының...
-
Салават Әтнә районы Ары авылында булып китте
Татарстанның танылган җырчысы Салават Миңнеханов үзенең иҗатташ дуслары белән Әтнә районының Ары авылында булып китте. Биредә Салават клип төшерергә җыена икән, дип тә әйтәләр. Ә нәрсә Ары авылы табигатен күргзч, саф һавасын сулагач, китәсе килми башларга мөмкин хәтта. Авыл уртасындагы күлләре генә ни тора. Фотоны Ары авылы хәбәрчеләреннән алдык.
-
Күп балалы, ялгыз бала тәрбияләүчеләргә өстәмә ял бирмәкчеләр - "Әтнә таңы"
Дәүләт Думасына шундый закон проекты кертелгән. Ул 14 яшькә кадәрге баласын ялгыз тәрбияләүчеләргә һәм күп бала тәрбияләүчеләргә ел саен бирелә торган чираттагы ялны 28 көннән 31 көнгә кадәр арттыруны күздә тота. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Закон кабул ителерме-юкмы - анысы депутатлар кулында. .almet-rt.ru
-
"Минем йортым - гөлбакча" - "Әтнә таңы"
"Минем йортым - гөлбакча" бәйгесенә газета укучыларыбыздан фотолар килү дәвам итә. Сайтыбызда урнашкан баннер аша кереп, бәйгегә килгән фотолар белән таныша аласыз. Күңгәр авылыннан Гөлүсә Гатиятуллина, Күлле Кимедән Илсөя Сабирова, Олы Әтнәдән Сәвия Биккинина җибәргән фотолар белән дә таныша аласыз. Шунысын да искәртәсебез килә, фотолар гына түгел, бакчада эшләгән төрле...
-
Фашистларга каршы сугышта Әтнә легионерлары
Бүген Хәтер һәм кайгы көне Бөек Ватан сугышы елларында фашистик Германия ягында 800 меңнән 1200 меңгә якын әсирлеккә төшкән сугышчы катнашкан дип санала.Бу теманы бөтен нечкәлекләре белән өйрәнгән КДУ профессоры Искәндәр Гыйлаҗов исәпләвенчә әсирлеккә 6 млн. совет сугышчысы эләккән. Шуның 3 млн. ы 1943 елга кадәр ачлыктан үлгән, чөнки немецлар...
-
Күәм мәктәбе балалары ике айга таралышалар
Безнең өчен Күәм урта мәктәбе каршында "Бәхетле балачак" лагере эшли. Көнебез иртәнге линейкадан башлана. "Күбәләкләр" һәм "Карлыгачлар" отрядлары бер-берсен сәламлиләр. Аннан соң төрле чаралар: әңгәмәләр, очрашулар, спорт уеннары, ярышлар, рәсем конкурслары, экскурсия яки поход белән дәвам итә. Укытучы апаларыбыз безнең төрле яклап үсүебезне телиләр. Безне бик тәмле ашаталар, төрле уеннар...
-
Әтнә футболчылары - Бөгелмәдә
Бөгелмәдә 2005-2006 елгы футболчылар арасынд мини футбол буенча финал этабы уза. Биредә Әтнә егетләре дә көч сынаша. Хәбәр иткәнебезчә, Сабада 2005-2006 елгы ир-малайлар арасында мини футбол уеннарының зона ярышы узган иде. Биредә Әтнә командасы беренче урынны яулап, финал уеннарына узды. 21 июньннән 23сенә кадәр узасы ярышларда Әтнә ир-малайларына җиңүләр насыйп...