22 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр яңа павильонны күрдегезме?
"Олы Әтнәдән Арча ягына чыгып киткәндәге тукталышта павильонны сүткәннәр, кем эше икән?", - дип шалтыратканнар иде. Борчылучылар да булды, яңгырлы, суык көннәрдә ярый иде әле, ышыкланырга була иде, дип тә әйттеләр. Озак та үтмәде, әлеге сүтелгән буш урынга яңасын китереп куйдылар. Эшләүчеләре - ОАО"Татавтодор" ның Арча филиалы Әтнә участогы хезмәткәрләре....
-
Әтнәләр, югалды...
Кем югалта, кемдер таба... Җырдагыча бу тормыш. Хезмәттәшебезнең кәҗә бәтие югалды. Ак төстә, саулык, муенында кызыл бавы да бар. Соңгы тапкыр Олы Мәңгәр авылы тукталышында күргәннәр аны. Күрүчеләр булса, 89003202931 телефонына шалтыратыгыз. Бик рәхмәтле булырбыз.
-
Әтнәдә – томан төтене
Менә ничәнче көн инде җаныбызны кая куярга белмибез, эссе, суларга читен, шуңа өстәп һавада томан төтене (дымка) эленеп тора. Кемдер аны "смог" дип тә атый. Ә халык аптырашта. "2010нчы корылык елында, Мари урманнары янганда шулай булган иде. тагын кайда нәрсә яна икән инде?", - дип борчылучылар да бар. Фикерләр төрле....
-
Әтнәләр, үлемгә китерә, белегез!
Сәламәтлек Тәмәке тарту үлемгә китерә Тәмәке тарту Бөтендөнья Сәламәтлек оешмасы тарафыннан йогышлы булмаган авыруларның төп сәбәпчесе булып исәпләнә. Һәр көн дөньяда бу зарарлы гадәт 10 меңнән артык, Рәсәйдә исә ел саен 300 мең кешенең үлеменә китерә. Сүрия МӘХМҮТОВА Соңгы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр артып китте. Малайлар арасында беренче...
-
Олы Әтнәдә асфальт җәяләр
Аллага шөкер, Олы Әтнә авылы урамнары әлегә зарланырлык түгел. Әле бер, әле икенче урамны план нигезендә, я булмаса дәүләт программасы кысаларында төзекләндереп, асфальт җәеп торалар. Менә атнадан артык инде Олы Әтнә - Арча юлының 2,5 км арасы асфальтлана. "Монда нинди техника икән моның кадәр,бигрәк күп", дип карап йөрисездер. "ОАО "Татавтодор"ның...
-
“Без әни белән кияүгә килдек”– “Әтнә таңы”
Кияүгә килдек (булган хәл) Мулла абзый җомга намазын үткәреп өенә ашыкты. Урам капкасын ачып керү белән ишек алдында Акбай малайлары белән уйнап утырган 4-5 яшьлек малай бабай янына йөгереп килеп, олыларча сәлам бирде. Бабай сәламне алып:"Бәрәкәаллаһ, бездә кунак егет тә бар икән", диюенә малай: "Юк, бабай, мин кунак түгел, без...
-
Әтнәдә шәхси кабул итүләр үткәрелә
Министрлык җитәкчеләре һәм «Бердәм Россия» партиясенең төрле катлау депутатлары халык белән шәхси очрашулар үткәрә. Татарстанда гражданнарны бердәм кабул итү, аерым бер көн буларак, 16 елдан артык үткәрелеп килә. Сишәмбе - Татарстанның барлык катлау хакимият вәкилләренең халык белән очрашулар үткәрә торган көне. Татарстанлылар һәр атнаның бу көнендә министрлык, төрле ведомстволар, дәүләт...
-
Әтнәләр, “Бердәнбер”гә ярдәм итик!
28 июльдә 23 сәгать 59 минутта твоя- Россия.рф сайтында Россия банкының булачак 200 һәм 2 мең сумлык банкнотларына символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә. Шуннан соң мәгълүматлар билгеле булачак. Бу хакта тавыш бирү сайтында хәбәр ителә. Әлегә 1000 нән артык шәһәрнең 850 меңнән күбрәк кешесе катнашка. Россия халкына...
-
Әтнәләр кабат хәл кискенләшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының көйсезләнү ихтималының әлегә кадәр юкка чыкмавы хакында кисәтә. Синоптиклар тараткан хәбәргә ышансаң, 22 июльдә, метеорологик хәл кабат кискенләшеп алырга мөмкин. Фаразлардан күренгәнчә, төнлә һәм иртән республикада урыны белән яшен булачак. Яшен вакытында җилнең кыска вакытлы көчәюе хакында да әйтелә. Көчәйгән вакытта...