22 октябрь 2014 яңалыклары
-
Газетага интернет аша да язылып була
https://uslugi.tatarstan.ru/ дәүләт хезмәтләре порталында «Вакытлы матбугатка язылу» хезмәте эшли башлады, сылтама «ТАТМЕДИА» ААҖның http://tatmedia.ru сайтындагы «Язылу» өлешендә урнаштырылган. Аның ярдәмендә «ТАТМЕДИА» ААҖның вакытлы газета-журналларына он-лайн режимында язылырга мөмкин.
-
Әтнәдә кар мул яуды
22 октябрьгә каршы төндә Әтнәдә кар мул яуды. Иртән чыккач сарайга кадәр кар көрәп сукмак салырга туры килде хәтта. Эшкә дә машина белән кар көртләренә чуммас өчен бик сак барырга туры килде. Шөкер "Татавтодор" егетләре дә юлда. Фотода юлчыларның быелгы кышкы чорда урам һәм күперләрне кардан чистарткан вакытларын күрәсез.
-
“Кайсы җирдә ятып калдың икән?”
Җиңүнең 70 еллыгы Бөек Җиңүнең олы юбилее якынлаша. Газета-журналлар күп яза бу хакта. Аларны укыган саен йөрәкне телеп, хатирәләр яңара. Алар безнең кадерлеләребез - әти-әниебез белән бәйле. Әниебез Рәхимә Фазылҗан кызы 1911 елның 14 гыйнварында Күлле Киме авылында крестьян гаиләсендә туган. Биш бертуган, өч үги туганлы зур гаиләдә үсә, тәрбияләнә....
-
Наркотиклар өчен җәза
13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» девизы астында Татарстанда махсус айлык уздырыла. Россиядәге наркотиклар белән бәйле хәл психоактив үзлеккә ия матдәләр куллану һаман арта. Бу яңа наркоген потенциалга ия матдәләр барлыкка килү белән дә, инде билгеле матдәләрдә әлеге потенциалны ачыклау белән дә бәйле. Законда наркотик матдә һәм аның әйләнеше...
-
Түбән Көек бакчасында бәйрәм
Быел уку елы башыннан безнең Түбән Көек авылында күптән көтелгән зур шатлыклы вакыйга - өр-яңа балалар бакчасы ачылу булды. Бу чын мәгънәсендә бәйрәм көне иде. Балаларыбыздан бигрәк, әти-әниләр, әби-бабайлар, авыл халкы да бу матур күренешкә бик сөенде. Аллага шөкер, нәниләребезгә аралашу, күңел ачу һәм аларны төрле яктан үстерү өчен барлык...