22 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, газ мичегез кышка әзерме
Газ оешмалары кисәткәнгә ис китмичә, минем бар да әйбәт дип йөргән бер көнне, котельняда угар газ исе килә башлады. Нәрсә булыр икән бу дип шикләнеп, шундук газ слесаренә шалтыраттым. Ярты көнгә якын ятсак яттык, мичнең торбалары арасына кысылган корым, көлләрне чистарттык. Нәтиҗәдә, мичнең эшләве икенчеләнде, җайлашты. Кыш җиткәнне көтмәгез, җәмәгать,...
-
Әтнәле ташламалы языла алмый
Чембулат авылыннан шалтыраттылар. "Ташламалы язылу периоды 23 октябрьгә кадәр дигәнсез. Бүген 21 октябрь генә әле. Тик сорагач, почтальон:Мин исемлекне җибәрдем инде, соңга калдыгыз", - диде. Моңа ачыклык кертегез әле, дип сорады. Телефоннан шалтыратучы дөрес әйтә бит. Минемчә, бу почта белән үзара килешеп бетмәү нәтиҗәсе. 23енә кадәр икән, димәк, шулай тиеш....
-
Әтнәдә суык тидерүчеләр арткан
Үзәк даруханәдән алган мәгълүматларга караганда, Әтнәдә суык тидерүчеләр күбәйгән. Әлегә, шөкер, грипп ук түгел. "Күбесенчә "Колдрекс", "Терафлю", "Риниколд" һәм иммун системасын ныгыта торган төрле витаминнар алалар. Тамак авыртып килүчеләр дә шактый. Андыйларга "Пропосол" әйбәт", - диделәр.
-
Әтнәләр, мин дә 41нче ел баласы
Әтием Хәснетдинов Шәрәфетдин Җамалетдин улы 1906нчы елда Яңа Шашы авылында гаиләдә беренче бала булып дәньяга килгән. 13 балалы ишле гаиләнең тоткасы Җамалетдин бабам йортлар салган, мич чыгарган, умарталар тоткан. Безгә чабата, күтәрмәле башмаклар ясап кидертүе дә исемдә. Мич чыгару өчен кирпечләрне елга буена алып төшеп яндыра торган иде. Бу гаиләнең...
-
Әтнәдә дә чит телләрне өйрәнү сыйфатын тикшерергә мөмкиннәр
Нәкъ шулай. РИА НОВОСТИ хәбәрләренә караганда, 5 һәм 8 сыйныфларда, 800 мәктәптә белем алучы 40 мең укучыны тикшерергә җыеналар. Рособнадзор мәгариф сыйфатының милли тикшеренүен уздырырга җыена. Эш шунда, чит телне БДИга мәҗбүри итеп кертергә җыеналар, 2022 елдан ул гамәлгә керер диләр. Ул барлык субъектларда да уза, Әтнәдә дә булырга мөмкин....
-
Әтнәнеке - 145 тонна
21 октябрьгә Әтнә районы тәүлеклек 145 тонна тулай савым алды. Узган елга карата 121 % бу. Бездән күбрәк тулай савымга 3 район гына ия, дөрес алар алдагы елга карата көн саен диярлек сизелерлек дәрәҗәдә киметәләр. Бер баш сыердан тәүлегенә 20,4 килограмм сөт саудык. Бездән азрак савучы Сабада ул - 19,2...
-
Әтнә зиратлары ялт итте
Әтнә зиратын көзге пычрак, чыбык-чабыктан җыештырдык.
-
Әтнәләр кышка әзерләнә
Быел календарьдагы кыш чын кыш белән тәңгәл килмәс кебек. Шуңа охшаган. Озакламыйча беренче кар да күренер мөгаен. Автомобиль йөртүчеләр, кышка алдан ук әзерләнегез. Интернет челтәрендә автомобильчеләргә биргән киңәшкә юлыктык. Шиплы көпчәкләрне беренче суыклар җиткәнче үк куйсагыз, отарсыз. Чират та булмый, өстәвенә, әле бәяләр дә арзан була, ул гына түгел, ташламалар...
-
Әтнәдә - сюрпризлы алмагач
Табигать нинди генә могҗизалар тудырмый, игътибар итсәң. Моннан биш ел элек, җәйнең июль ае иде, эссе вакыт иде бу. Лесхоз эшчеләре делянка буенда ял итеп утыралар иде. Трактор эзендә бер кечкенә генә, орлыктан тишелеп чыккан алмагач үсентесе күргән болар. "Равил абый, бу мескен алмагач тракторга тапталып әрәм була инде", -...