22 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Суытамы, җылытамы?
Сәер башланды бу кыш. Кар яумый, яуганы да эреп бетә язды, аның каравы бар җирдә боз, шыксыз җил исә. Һәр адымны башыңны аска иеп, эчтән генә, егылмыйммы инде, дип мыгырданып атларга кирәк. Берничә көннән һава торышы без соңгы елларда күреп, ияләнгән төсмер алачак. Синоптиклар шулай дип вәгъдә итәләр. Шушы атна...
-
"Почта ник килми?"
Казак Үртәменнән шалтыраттылар. - Авылыбызда зур проблема - газета-журналлар килми. Почтальоныбыз авыруын да аңлыйбыз. Тик аны авылның берәр кешесе аркылы җибәрергә була бит...
-
Күземдә яшь...– “Әтнә таңы”
Югалтудан куркам Күземдә яшь… Әллә йөрәк елый? Гүя җан яңгырда күшегә. Бергә булалмыйбыз.Купме кирәк Җаны өзгәләнгән кешегә?! Син- сөюем минем, җанымдагы Көтмәгәндә килгән шатлыгым. Караңгыда- нурым, назлы ярам, Теләк, омтылышым,барлыгым. Син-якыным, синнән якынрак Һичкемем юк дөнья йөзендә. Син- хәзинәм, җырым, татлы тыным, Җиләс җилем сары көземдә. Куземдә яшь... Әллә күңел...
-
Төзек булмаган электрүткәргечләр – янгын сәбәпчесе
Статистика мәгълүматларына караганда бик еш очрый торган янгын чыгу сәбәбләре булып электр үткәргечләрнең төзек булмавы тора. Бу үз чиратында электрүткәргечләрнең искергән булуы белән бәйле.
-
Бер айда ике җәяүлене бәрдерделәр
Тагын бер кат сак булырга, алны-артны карап йөрергә өндәмичә булмый.
-
Әтнәләр, безнекеләр кайтты!
Шахматчыларыбыз - өченче! 17 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам иткән шахмат буенча Татарстан Республикасы командалар чемпионаты төгәлләнде. Ике дистәдән артык команда катнашкан әлеге ярышка районыбызның 12 шахматчысыннан торган команда барды, шуларның сигезе: Раил Шакиров, Марс Мингатин, Ирек Сабиров, Фердинат Бәйрәмов, Лилия Сәгъдиева, Роза Кадырова, Булат Җамалов (3 уен), Айнур Гәрәев...
-
Әтнә "Ашыт"ында да ачык хоккей мәйданчыгы әзерлиләр
Районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дә кышкы чорга әзерләнә. Бу очракта хоккей мәйданчыгын бозга катырып ятуларын күз алдында тотам.
-
Автомобиль шуып барды...
Күп автомобиль катнашындагы коточкыч юл фаҗигасендә 17 кеше һәлак булган...
-
Әтнәдә тагын бер җәяүлене бәрдергәннәр
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, узган атна эчендә район юлларында бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Тагын бер юл һәлакәтендә бер җәяүле зыян күргән. Мокшы белән Ташчишмә авыллары арасында булган һәлакәттә зыян күрүченең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Машина йөртүче исә фаҗига урынын ташлап, качып ук...
-
Арттырабыз - "Әтнә таңы"
Әтнә сөте тагын ярты тоннага артып, 147 тоннага җитте.
-
Әтнә Раязы - җиңүче
Арча педагогик көллиятендә уздырылучы "Осенняя пора" Россиякүләм шигырь сөйләүчеләр конкурсында мәктәбебезнең 2 сыйныф укучысы Сәләхетдинов Раяз абсолют җиңүче булып билгеләнде һәм грамота белән бүләкләнде. Ул Роберт Миңнуллинның "Бәрәңге алышабыз" шигырен музыкаль бизәлеш астында сөйләде, "Бәрәңге" җырын җырлады. Раязга һәм аны әзерләгән җитәкчесе Зөлфия Гөмәровнага алда да зур уңышлар теләп калабыз!...