23 февраль 2016 яңалыклары
-
Сыр белән ананас салаты -"Әтнә таңы"
1 банка консерваланган ананас. 400 г каты сыр, 2 бүлем сарымсак, майонез алыгыз. Ананасны шакмаклап турарга. Шунда ук эре угычтан уылган сыр һәм изелгән сарымсак өстәргә. Барысын бергә майонез белән болгатырга. Тәмле булсын!
-
Әтнәләр, Шәле күпере янында 15 машина бәрелешкән.
Татарстанда тагын зур авария: Шәле күпере янында 15 машина бәрелешкән. Юлның әлеге участогында хәрәкәт нык кыенлашкан. Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, биредә барлыгы 15 автомобиль бәрелешкән, алар арасында җиңел машиналар да, фуралар да бар. - Һәлакәт булган урында фуралар һәм җиңел автомобильләрне чират буенча үткәрәләр, - ди Диана Мингулова...
-
Әтнәләр, кимеләр волейбол уйнады
Ватанны саклаучылар көнен һәр авыл үзенчә итеп үткәрде. Ә менә кимеләр волейбол ярышы уздырдылар. Ирләр өчен ял итү дә булды бу! Волейбол ярышы Күлле Киме урта мәктәбенең спорт залында үтте. "Авылыбызның өлкәннәр командасы яшьләр командасы белән уйнады һәм җиңүгә иреште. Моннан тыш мәдәният йортында бильярд ярышы да үткәрелде. Молодцы егетләр,гел...
-
Әтнәләр ишеттегезме?
Бүген иртән Алабуга районында 7 фура, 3 йөк машинасы һәм 2 җиңел автомобиль бер-берсеннән 40 метр ераклыкта авариягә юлыккан. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан авария булган урында 22 кеше һәм 10 берәмлек техника, шул исәптән Россия...
-
Иҗат кешеләренә пенсия ташламасы сакланачакмы? - "Әтнә таңы"
Премьер-министр Дмитрий Медведев 18 февральдә үткәргән киңәшмәдә Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгының яңа тәкъдимнәре тикшерелгән. Моңа кадәр әлеге ведомство иминият взносы тарифларын арттыруны күтәреп чыккан иде. Бу юлы очрашуда кабат елына тулаем керемнәре 1 млн сумнан арткан эшләүче пенсионерларга пенсияләрен түләүне туктату темасына кагылганнар. Срогыннан алда пенсиягә чыгучылар турында да сүз...
-
Мамадыш районында кызның кулын сорарга егете ак атка атланып килгән (+фото)
Оксана Гариповага егете зенчәлекле бүләк ясаган. Оксана үзе Казан шәһәреннән. Ул егете Костяның Гашыйклар төнендә шундый үзенчәлекле бүләк ясавына бик сөенгән. Алар бергә укыганнар, бер ел очрашып йөргәннәр. Оксана ак атка атланган принцка кияүгә чыгарга ризалык биргән. Чыганак: http://www.mamadysh-rt.ru
-
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленнән фотолар
-
Әтнәнең "Алчәчәк" бию коллективы - беренче!
Әтнә районының горурлыгы булган, бик күп бәйге-фестивальләр җиңүчеләре "Алчәчәк" бию коллективы кабат җиңү яулады. Башкалабыз Казанда узган "Движение" халыкара бәйгедә сәнгать мәктәбенең "Алчәчәк"ләре "Халык бию" номинациясендә беренче урынга лаек булдылар. Мәскәүдән килгән жюри әгъзалары да әтнәләрнең чыгышын югары бәяләде. Молодцы!
-
“Әтнә таңы” ир-егетләрне бәйрәм белән котлый
Бәйрәм белән Сезне, ир-егетләр! Кадерле ир-егетләр! Әтиләр! Абыйлар һәм энеләр! Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Һәммәгезгә дә бәхет,сәламәтлек, бәрәкәтле тыныч тормыш телибез. Кайгы-хәсрәт Сезне читләп узсын. Муллык,уңышлар гомерлек юлдашыгыз булсын. Якыннарыгызның кадерен белеп,сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын. Ир-ат булса, хәвеф-хәтәр юк, Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез....