23 март 2018 яңалыклары
-
Кече Әтнә авылында яшәүче әниебез Яруллина Марзия Хаҗиәхмәт кызының 23 мартта 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Безне, биш балаңны үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әти белән берберегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта...
-
Төрекләр авылында яшәүче Марданов Габделнур Гыйльметдин улына 21 март көнне 65 яшь тулды.
Кадерле тормыш иптәшемне ихлас күңелдән юбилее белән тәбрик итәм. Озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, җан сихәтлеге, иман байлыгы телим. Язмышыма, синең белән очрашуыма, мин Ходаема рәхмәтле. Язмыш сынауларын җиңәргә көч биргәнең, таянычым булганың өчен сиңа рәхмәтлемен. Алда әле бик күп язларны пар канатым белән каршыларга, кайгыларны бергә җиңеп, шатлыкларны...
-
Төрекләр авылында яшәүче Марданов Габделнур Гыйльметдин улына 21 март көнне 65 яшь тулды.
Барыбыз өчен дә кадерле җизнәбезне юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа иң изге, матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел, олы йөрәкле булганың өчен, без сине хөрмәт итәбез, яратабыз. Киләчәктә дә язмыш биргән сынауларга сынмыйча-сыгылмыйча, апабыз белән пар канатлы, сау-сәламәт булып, туганнарыгыз, дусларыгыз янәшәсендә тагын бик күп юбилейларны каршыларга...
-
Медведев социаль пенсияләрне индексацияләү турында карар имзалады
Индексация дүрт миллионлап пенсионерга юлланачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләү турында карар имзалады. Бу хакта RT Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Индексация коэффициенты 1,029ны тәшкил итә. Индексация дүрт миллионлап пенсионерга кагылачак. Шуларның 3,1 млны социаль пенсия ала. Алдан "Татар-информ" социаль пенсияләрне индексацияләүгә бюджеттан...
-
Әллә чын, әллә ялган...
Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә республиканың күпчелек районнарында кар явачак. Көндез көнчыгыш районнарда бераз кар. Җил төньяк-көнчыгыштан, юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртүчән, талгын. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, аязган вакытта -13..-18˚; көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык.