23 август 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр тормышны аннан башка күз алдына да китермиләр
25 ел элек дөньяда Интернет челтәре барлыкка килде. Хәзер тормышны аннан башка күз алдына да китереп булмый. Сэр Тим Бернерс-Лига һәм бу өлкәне беренчеләрдән булып күтәрүче башкаларга рәхмәт.
-
Әтнәдә җомга көнне бераз суытачак
Синоптиклар фаразына ышансак, әле тагын ике көн безне шушындый эссе, тынчу һава торышы көтә. Ә менә җомга көнне температура кинәт кенә +22 градуска калачак. Бераз гына яңгыр да явып узарга мөмкин.
-
Әтнә турында яңа китап
Китап яратучылар өчен тагын бер сөенечле яңалык. Әтнә районы китапханәләре тарихына багышланган "Китап иле - серле дөнья" исемле яңа китап дөнья күрде. Әлеге китапка кереш сүзне район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алсу Әскарова язган. Анда " Безнең Әтнә төбәгендә беренче уку йортлары, китапханәләр барлыкка килү тарихы 1919 елларда ук башлана"...
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Әтнәгә йөгерә-йөгерә кайттым
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Түбән Бәрәскә мәктәбенең капиталь ремонттан соңгы ачылышы вакытында әнә шулай диде.
-
Әтнәдә тоткарланган өч исерек машина йөртүченең берсе - хатын-кыз
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметовтан алынган мәгълүматларга караганда, узган атна эчендә машина йөртү хокукы булмаган бер машина йөртүче тоткарланган. Тагын бер машина йөртүче бала утыртып йөртү өчен махсус утыргычы булмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Куркынычсызлык каешы такмаган 10 машина йөртүчегә дә протоколлар төзелгән. Страховкасыз машина руле артына утырган өчен -...
-
Әтнәләр дә булыр әле
Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада Татарстаннан 13 спортчы катнашты. Республиканың спорт министры аларның чыгышлары белән таныштырды. Безнекеләр академик ишү, йөзү, суга сикерү, волейбол, шосседагы велоспорт, стендка ату һәм өстәл теннисы спорт төрләрендә чыгыш ясадылар. Элекке Лондонда узган Олимпиадада 3 спортчы гына турыдан-туры татарстанлы саналса, быел андыйлар 8 булды. Башкалары безнең республикада контракт нигезендә...
-
Әтнәләр бәйрәмгә килегез
Республика көне уңаеннан, Әтнәбездә дә бәйрәм чаралары узачак. 28 август көнне 17.00 дә "Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексы каршында веломарафон башланып китәчәк. Әлеге марафонда теләге булган һәркем катнаша ала. 19.00 дә башланачак бәйрәм тамашасында район үзешчәннәре чыгышы кызыклы уеннар белән бәйләнеп барачак. Соңрак район халкы каршында Казан кунаклары - Илнар...
-
Әтнәдә - тәмам, Россиядә экваторны уздылар
Россия Федерациясендә 19 августка тиешле мәйданнарның 51,7 процентында урып-җыелды. Уңыш әлегә - 31,7 ц/га. Бу узган елгыдан 3,1 центнерга артык. Татарстан Республикасында күбрәк мәйданда урып-җыйдылар, әйтик, бүгенге көнгә инде тәмамланып килә. Дөрес, Россия Федерациясенеке белән чагыштырсак, уртача уңыш азрак. Әлегә һәр гектардан 27,1 центнер тәшкил итә. Бу былтыргыдан 6 центнерга...
-
Әтнәдән Фәүзия апа Галиевага 90 яшь тулды
Чишмәле Сап авылында яшәүче Фәүзия әби Галиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Бүгенге көндә улы һәм килене тәрбиясендә яшәп яткан әбекәй Иске Йогып авылында, җиде балалы гаиләдә дүртенчесе булып дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә 7 сыйныф белем алган. Ул дәһшәтле елларның кара җилләре Фәүзия гаиләсенә дә тими калмаган - өч абыйсы...