23 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Газетага он-лайн режимда язылыгыз
https://uslugi.tatarstan.ru/ дәүләт хезмәтләре порталында «Вакытлы матбугатка язылу» хезмәте эшли башлады, сылтама «ТАТМЕДИА» ААҖның http://tatmedia.ru сайтындагы «Язылу» өлешендә урнаштырылган. Аның ярдәмендә «ТАТМЕДИА» ААҖның вакытлы газета-журналларына он-лайн режимында язылырга мөмкин.
-
Әтнә комбайнчылары: кем күпме суктырды?
2014нче ел урагы да тарихта калды. Тик аның нәтиҗәләрен озак барларлар әле. Әйтик, күпләрне комбайнчыларның хезмәт күрсәткечләре кызыксындыра. Шул сәбәпле, газета битләрендә соңгы нәтиҗәләрне чагылдырган мәгълүматларны бирергә булдык.
-
Һава торышы: әлегә вакыт бар
Gismeteo мәгълүматларына караганда, көзге эшләрне карарга вакыт бар әле. Бары алдагы дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрне генә чагыштырмача югары дымлылык һәм яңгырлар көтелә. Якындагы ункөнлекнең башкаларында «чалт» иткән аяз көн! Шулай да, халык арасында: «Әйткәннәре бик үк туры килми шул», - диючеләр күбәйде. Мин үзем дә, мәсәлән, аларга ышанам да үземчә...
-
Яңа Кенәр интернат мәктәбеннән хат
2014 елның 20 сентябрендә сәламәтлекләре чикләнгән укучылар, тәрбияләнүчеләр өчен махсус 8 төрдәге дәүләт бюджетындагы белем бирү интернат мәктәбенә 3 тонна бәрәңге китерелде. Яңа Кенәр интернат мәктәбендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар укый. Өченче ел рәттән шундый зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, Иске Өҗем һәм Ташчишмә авыл җирлекләренә интернат мәктәп дирекциясе бик зур рәхмәтен...
-
Әбиләр чуагы
Әбиләр чуагы Җиһанымның шундый мәле, Соңлап кына таң ата. Көз җитте, дип торган чакта Гүя җәй кире кайта. Сары күлмәктән агачлар Талгын гына җил исә. Ефәк көянтә өстендә Үрмәкүч дөнья гизә. Миләшкә учак якканнар, Бакчада алма исе. Күктә торналар тавышы - Күңелдә аерылу хисе. Әйтче миңа, әйт туганым, Җәйме бу,...