23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә “Россия укучылар хәрәкәте” акциясе
Бүген , "Россия укучылар хәрәкәте"(РДШ), Олы Әтнә урта мәктәбендә, "Казан өчен тавыш бир!" акциясен уздырды. Әлеге чарада укучылар бик теләп,актив катнаштылар. Без, 200 һәм 2000 сумлы купюралар тышлыгында башкалабызның лаеклы урын алуын телибез.
-
Әтнәләр, депрессиягә бирешмәс өчен нишләргә?!
Көзге депрессиягә бирешмәс өчен нишләргә?! Көз җиткәч болытлы көннәр күбәя. Шуның аркасында без еш кына җылылык һәм яктылык җитмәүне сизәбез. Мондый вакытта ярдәмгә сары төс килә! Барыбызга да мәгълүм, болытлы көнне җанга да рәхәт түгел. Еш кына күңелне ямансу уйлар баса. Әнә шундый моңсулыкны җиңеп, үз кәефеңне үзең күтәрергә кирәк....
-
Әтнәләр, диспансеризациягә кул селтәмәгез
Яман чир белән дә озак һәм сыйфатлы яшәп була Республикабызның онкологияле авыруларга ярдәм күрсәтү системасы Россия күләмендә иң яхшылардан санала. Табиблар яман шешне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм нәтиҗәлерәк дәвалау методикалары булдыру юнәлешендә эшли. Хәзер инде авыруларны мөмкин кадәр озаграк яшәтү турында гына түгел, ә аларның тормыш сыфатын да кайгыртырга...
-
Әтнәнең Күәме күперле дә, юллы да булачак
Без сезне тыңлыйбыз Күәм күперле дә, юллы да булачак Алла боерса, дип өстәп куйыйм әле. Районыбыз җитәкчеләре әнә шулай дип ышандыралар. Сүрия МИНГАТИНА "Күпме ышандырырга була, ә күпер һаман ишелгән килеш, төзергә уйлаган кеше дә юк", дип йөз җыерырга җыенасыздыр. Гел шулай уйларга яратабыз, мәсьәләнең асылына төшенү безгә ят хәзер,...
-
Көтеп алыйк “Әтнә таңы”н!
Мин язылам, ә син? Көтеп алыйк "Әтнә таңы"н! Газетабызны чыга башлаганнан бирле яздырып алам. Һәр санын көтеп, сагынып бетәм. Алгач, бер язманы да калдырмыйча укып чыгам. Көннәр буе шул язылганнарны уйлап йөрим. Ара-тирә үзем дә язгалыйм. "Әтнә таңы" белән аралашып була, "Әтнә таңы" белән сөйләшеп була, "Әтнә таңы"ннан ярдәм сорап...
-
Әтнәнең Түбән Көек мәктәбендә Халыкара тынычлык көнен билгеләп уздылар
Түбән Көек мәктәбе сайтыннан алган хәбәрләргә караганда, биредә Халыкара тынычлык көнен билгеләп үткәннәр. "Шул уңайдан 2 нче сыйныф укучылары мәктәп укучыларыннан интервью алдылар. Тынычлык турында сөйләшеп, шигырьләр укып, җырлар җырладылар. Әлеге көн Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 2002 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен илләргә сугыштан...
-
Табигать могҗизасы - “Әтнә таңы”
Кәрҗин белән яшечә-җимешләр күтәреп Чишмәле Сап авылыннан Рифат Гыйззәтуллин керде. "Ниндидер могҗизалы яшелчәләрем булмаса да, уңышымның күп төрле булуына куанам", - ди ул. 10 сортлы алмагач, берничә сортлы 8 төп слива үстерә. Инде сентябрь төгәлләнеп килсә дә, әле дә бакчасыннан яшел бочак, солы, бике үсентеләре йолкып кереп, казларына бирә. Чия,...
-
Әтнәнең Түбән Көек мәктәбе яңалыклары (фотолар белән)
"Тугызъеллык булып ияләнеп киләбез инде", - дип каршы алды Түбән Көек мәктәбе директоры Сөмбел Кадимова.
-
Әтнәләр “Рубин” өчен җан ата
Россия чемпионатында "Рубин" футбол клубы әллә ни яхшы уен белән мактана алмый. Ә бит составына караганда премьер-лигада иң көчле клубларның берсе булырга тиеш. Шуңа күрә, ничек кенә булса да Россия кубогын отарга, яисә Россия медален откан берәр клуб белән финалда булса да уйнарга кирәк. Әлегә "Рубин" финалның 1/16 өлешендә "Чита"ны...
-
Коръәннең Казан басмасын тәкъдир иттеләр - "Әтнә таңы"
Ике ай элек "Идел-пресс" полиграфия-нәшрият комплексында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында догалар укып, тәкъбир әйтеп, Коръәннең Казан басмасы нәшер ителә башлады. Коръән инде тулысынча басылып беткән, журналистларга аны тәкъдим итү уңаеннан матбугат очрашуы узды. Татарстан диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге әзерләгән изге китап биш мең тираж белән басылган. Киләчәктә...
-
Хәсрәт утында янган тагын бер әтнәленең җан сыкравы
2015 нче елның 14 сентябрендә булган фаҗигале язмыш өчен 14 сентябрьдә бастырылган Сираҗиев Рөстәмгә багышланган "хәтер" язмасына кайтаваз. Тукта әле дим татар баласы Зөфәр атлы Нихәт улы Бу дөньядан китәргә, иртәрәк бит, Син күргәнне күрүчеләр бик күп булды Ашыкма дим сабыр бул син, Исән чакта догаларың кыл син. Син елаган,...