23 октябрь 2014 яңалыклары
-
Әтнә халкы салымны ничек түли
Районга республиканың 5нче районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Розалия Шәйхәттарова килде.
-
Бәхетле гомер
Ләлә апа Сабировага 80 яшь тула дип ишеткәч, ышанмыйча тордым. Ничек инде, әле яшьлек чибәрлеген югалтмаган, мөләем йөзле, хәрәкәтчән, һәркем белән елмаеп, итагатьле итеп сөйләшүче бу ханымга шулкадәр яшь булсын?! Ләкин гомер сәгате туктап тормый икән. Ләлә апа 1934 елның 23 октябрендә Яңа Җөлби авылында, Фаттахов Габдулхак гаиләсендә олы бала...
-
Сәгать телләрен күчерәсе барын онытмагыз!
Дәүләт Советы икенче һәм соңгы - өченче укылышта «кышкы вакытка» күчү турындагы законны кабул итте. Закон буенча, 26 октябрьдә төнге сәгать 3.00 дә сәгать телләрен бер сәгатькә артка күчерәбез.
-
Салкын.... киенегез!
23-25 октябрьдә республика территориясендә кар явачак. Урыны белән буран булуы ихтимал, төньяк-көнбатыштан 13-18 м/с тизлектә җил. Төнлә 6-11 градус салкын, аязганда 15 градуска кадәр, 25 октябрьдә хәтта 18 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез температура 4-10 градус салкын, юлларда - бозлавык
-
«Уңган хуҗабикәләр»
Районыбызның мәдәният йортлары каршында төрле түгәрәкләр эшләп тора. Рәсемдәге балалар Күлле Киме авыл мәдәният йортының «Уңган хуҗабикәләр» түгәрәгенә йөрүчеләр. Бу дәресләрендә алар салат ясарга өйрәнәләр. Моннан да күңеллесе бармыни, башта бергәләп эшлисең, аннан соң бергәләп утырып ашыйсың. Истә дә кала. Мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт дими ни дисең...
-
Әтнәдә әти-әниләр мөрәҗәгате тикшерелде
Әтнә районы прокуратурасына ата-аналардан Олы Әтнә балалар бакчасында булган җитешсезлекләрнең тикшерелүен сорап гариза кергән иде. «Олы Әтнә балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче балаларның әти-әниләреннән балаларны тәрбияләү шартларына, ашау-эчүне тиешенчә оештырмау, санитар-эпидемиологик законнар таләпләрен үтәмәү, аерым биналарның мәйданы закондагы нормаларга, медицина персоналының саны туры килмәү, уенчыкларның саны һәм сыйфаты,...