23 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнә шахматчылары – II урында
19-22 ноябрь көннәрендә шахматчыларыбыз Казанда Татарстан Республикасы командалар чемпионатында катнаштылар. Бәйге Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат клубының оешуына 40 еллыкка багышланган иде. Командалар беренчелегенең республика бәйгесендә 20 команда катнашты, анда 170 шахматчы үз көчен сынап карады. Безнең шахматчыларыбыз 35 меңгә кадәрге халкы булган районнар арасында көч сынаштылар һәм 7 очко туплап...
-
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил аппаратыннан махсус пресс-релиз килде - "Әтнә таңы"
"Кайнар линия" телефоннары "Чакырылыш вакытында гражданнарның хокукларын яклау" 2015 елның 25 ноябрендә хокукый ярдәм һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан, халык өчен "Кайнар линия" ачыла. Гражданнарга төгәл мәгълүматлар алырга, бәхәсле хәлләрне ачыкларга Татарстан Республикасындагы кеше хокуклары вәкиле, Хәрби комиссариат вәкилләре ярдәм итәчәк. Телефоннар: 8(843)236-40-17 8(843)236-89-15 8(843)236-40-62 Киңәшләр вакыты: 09.00-17.00.
-
“Платон” акча җыя – “Әтнә таңы”
Ерак арага йөрүче зур йөк машиналары йөртүчеләре "Улитка" исемле акция уздырдылар. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, алар стандарт булмаган ходлар белән дә гаҗәпләндергәннәр. Шунысы кызык - бездә хәл кыенрак булган саен, бу хакта мәзәкләр дә күбәя. Менә федераль трасса буйлап чабучы авырлыгы 12 тоннадан арткан зур йөк машиналарына түләү...
-
"Әтнә таңы"ннан мәзәкләр
- Айнур, минем компьютерым эшләми. - Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? - Әйе, барыбер эшләми. - Розеткага тыкканмы? - Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. - Ә шырпы нигә? - Бездә утны сүндерделәр. *** Өлкән яшьтәге хатын табибка: - Медицина гаҗәеп уңышларга иреште. Мин яшь чакта врачка...
-
Әтнәгә тиңнәр юк
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 23 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматлары бу көнне Әтнә районында 128 тонна сөт савылуын күрсәтә. Кечкенә районның республика "сөт казаны"на салган зур өлеше бу. Тулай савымга күз салсак, 4 районда гына бездән күбрәк савалар: Балтач, Кукмара, Арча, Мамадышта ул 155,5-138,2 тонна тәшкил итә. Районыбыз хуҗалыклары узган елга...
-
Әтнәнең Рузиясе Казанда чыгыш ясаячак
Рүзиябез Сезне Казанның "Юность" мәдәният сараенда көтә. Бу очрашуга барырга кирәк! Рүзиянең үзен, аның үз шигырьләрен укыганын тыңларга кирәк. Мөмкинлекләре барлар зарланып яшәгәндә, аерым игътибар кирәк булган бу Күшәр кызының уңышлары,чыгарган китаплары, аның ихтыяр көче сокланырлык. Баш иябез, синең алда, Рүзия! Уңышлар телибез!
-
Әтнә 25 еллыгын билгеләп уза
Әтнә районы 25 еллыгын билгеләп узарга әзерләнә. Бәйрәм 27 ноябрь көнне зурлап билгеләп үтеләчәк. Әлеге бәйрәм танатанасына Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, шулай ук бик күп мәртәбәле кунаклар килүе көтелә.
-
“Әтнә таңы” Сезгә хәерле көн тели!
Карлы кышны сагынасыздыр, без дә сагынабыз. Әлеге фотоларны "Әтнә таңы"на Әлмәттәге хәбәрчебез Эльвира Харрасова җибәрде. "Бездә кыш булып алды, сездә яңгыр яуганда бездә кар яуды, машиналарны казып алдык, бүгенге көндә яңгыр яуса да, рәсемнәре калды, сез дә хозурланыгыз", - дип язган ул! Рәхмәт, чынлап та рәсемнәр матур!
-
Әтнә районында температура +7 градус була
Бүген, 23 ноябрь көнне, Әтнә районында +7 градус җылы булачак. Көндезләрен +2 кичкә, +1 градус булачак. Болытлы, Яңгыр булуы ихтимал. Аяк астлары бозлавык, с ак булу сорала. Кайбер урыннарда карлы, юеш "боламык". Олы Мәңгәрдә, Бәрәскә, Күлле Киме, Югары Сәрдә, Комыргуҗа, гомумән башка авылларда +6 градус җылы булачак.