24 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Дәүләт Думасы ялгыз ата-аналарны эштән кууны тыю турында закон кабул итә
16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарны эштән куу тыела. Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул иткән закон проекты шуны күздә тота. Бу норма хәзергә 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына кагыла, дип аңлатты Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин инициативага фикерен белдереп. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Путин: Күп балалы гаиләләр өчен ипотеканы түләүгә субсидияләр озайтылачак
үп балалы гаиләләр өчен ипотеканы түләүгә субсидия озайтылачак. Россия Президенты Владимир Путин «Туганнар-Яратканнар» форумында узган «Ел гаиләсе» һәм «Бу безнең гаиләнеке» конкурслары җиңүчеләре белән очрашуда катнашучыларның берсе сүзләренә шулай дип җавап бирде. Бу хакта ТАСС яза.
-
Айрат Фәррахов: Ислам ипотекасы күпләргә торак алырга булышса, закон дөрес гамәл булачак
Ислам банкингы турында законның шәригать кануннары буенча яшәүчеләрне тораклы итүдә әһәмияте зур. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информ» хәбәрчесенә шулай дип белдерде. «Ислам ипотекасы күпләргә торак алырга булышса, бу – дөрес гамәл булачак», - диде ул.
-
АО «Транснефть — Прикамье» за 2023 год сэкономило более 40 млн кВт*ч электроэнергии
АО «Транснефть — Прикамье» подвело итоги реализации программы энергосбережения и повышения энергетической эффективности за 12 месяцев 2023 года. Сэкономлено 40,8 млн кВт*ч электроэнергии или 163,4 млн рублей в денежном эквиваленте. Экономия котельно-печного топлива и тепловой энергии составила 120,7 т. у. т. и 173,8 Гкал, соответственно.
-
Бер сүз җитә, эретергә туңган җанны...
Әтнә театры Арчадагы картлар һәм инвалидлар интернат йортында хәйрия концерты күрсәтте
-
Әтнә театры: хезмәтләре - горурланырлык!
Әтнә театрында коллективның гомуми җыелышы булды.
-
Миңнеханов ятимнәргә фатир турында: Мөмкинлек бирәбез, ә алар үзләрен лаексыз тота
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт тарафыннан бирелгән фатирларда яшәүче ятим балаларның коммуналь хезмәтләргә бурычлары турында хәлгә фикерен белдерде. Бу хакта ул төбәкнең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә әйтте.
-
Һава торышы
Бүген аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар ява, шулай ук көчле булмаган буран да фаразлана.