24 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә ике кеше ирегеннән мәхрүм ителде
"2016елда, ел башыннан мәҗбүри хезмәткә хөкем ителеп тә, җәзаларын үтәмәгән өчен, ике кеше ирегеннән мәхрүм ителде. Учетта торучы шартлы рәвешкә хөкем ителгән бер кешегә тәртип бозган өчен, бер айга срогы озайтылып, йөкләмәләр өстәлде",-дип хәбәр итә җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова.
-
Әтнәнең "Яшь гвардия"се эшчәнлеге уңай бәяләнде
Иннополиста «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» хәрәкәтенең Татарстан бүлегенең VIII отчет-сайлау конференциясе булып узды. Әлеге оешманың Әтнә бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин конференциядә делегат буларак катнашты . Конференция эшендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул " Яшь гвардия" нең Татарстан бүлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм...
-
Сөләйман хәзрәт өчен 1 миллион сум тәкъдим итәләр–“Әтнә таңы”
7 февраль көнне югалган Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү дәвам итә. Имамның гаиләсе Сөләйман хәзрәтнең кайдалыгын дөрес әйткән кешегә 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк ышандыра. Исегезгә төшерәбез Сөләйман хәзрәт үзе генә булмый, аның белән кардәше дә булган. Ул кеше хакында да әлегә бернинди хәбәр дә юк. 7 февраль көнне иртәнге...
-
Әтнәләр, язгы каникул көннәре билгеле булды
Иң озын чирек тәмамланырга да күп калмады. Быел язгы каникуллар 21 мартта башлана һәм 9 көн дәвам итә. 29 март та каникул көненә керә. 30 мартта- дүртенче чирек башлана. Ә аңа кадәр тырышып укырга кирәк була.
-
Әтнәләр шулай сайлый
Теш пастасының нәрсәләрдән торуын беләсезме? Натуральныймы ул, әллә юкмы?! Аның составын укып та эчтә нәрсә икәнен бик сирәк аңлыйсың. Шулай да моны бик җиңел генә аңлау ысулы бар икән. Составын укырга түгел, астагы төсле квадратка карарга кирәк икән. Дөрес, ул квадрат төрле пастада төрлечә. Нинди төс нәрсә аңлата икән, карап...
-
Әтнәдә дуңгыз гриппы дәвам итә
Дуңгыз гриппы белән 5 кеше авырганлыгын хәбәр иткән идек. Бәйрәмнәр аралыгында тагын өч кешедә шуңа охшаш инфекция табылган. "Өч кешенең анализларын тикшерүгә җибәрдек, расланмыйча төгәлен әйтә алмыйбыз. ОРВИ белән чирләүчеләр дә бар, вирус 60-70 кеше арасында тирбәлә. Больницада - карантин, мәктәпләр, балалар бакчалары гадәти режимда эшли", - ди табиб-эпидемиолог Гөлия...
-
Әтнә директоры бәйгедә катнашты
Олы Мәңгәр мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова Биектауда узган «Ел хатын-кызы - 2016" бәйгесенең зона этабында уңышлы гына чыгыш ясап Мактау грамотасына лаек булды. Гөлсинә Гаделҗан кызының әлеге мәдәният йортында эш стажы 32 ел. Шуны да әйтергә кирәк, аның җитәкчелегендә мәдәният йортында төрледән-төрле матур чаралар үтеп тора. Ватанны саклаучылар көне...
-
Әтнә - Татарстанда әйдәп бара
Татарстанның аграр секторы Россиядә лидер төбәкләр исәбенә керде. Илдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләренең 5 % безнең республикага туры килә. Шул ук вакытта Татарстанның авыл хуҗалыгы җирләре нибары 2,3 % кына. Фермерлар съездында әнә шундый сүзләр яңгырады. Ә республика буенча Әтнә районы әйдәп бара.
-
Әтнәдә 3 градуска кадәр җылыта
Бүген Әтнә районында һава торышы 3 градуска кадәр җылыта. Яңгыр катыш кар көтелә. Бу хакта ТРның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча идарәсе хәбәр итә. Көндез дә шул һава торышы сакланачак. Җилнең тизлеге - 15-16 м/с. Инде юеш кар ява. Аяк асты бозлавык, юлга чыгучылар бик сак булыгыз. Ихтыяҗ булмаганда,...