24 апрель 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә – “Идел-йорт”
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Идел-йорт" бәйгесе старт ала. Биредә күрше районнардан килгән театр коллективлары чыгыш ясый. 26 апрельдә - кукмара районы Олы Сәрдек халык театры Т.Миңнуллинның "Без бит авыл малае" спектаклен (14.00 сәгатьтә), 19.00дә Балтач районы халык театры Б.Сәләховның "Яр" драмасын тәкъдим итәләр. 27се - сабалар...
-
Әтнәдә - “Кызыл ромашкалар”
Район сәнгать мәктәбендә шундый исемдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйге игълан ителде. Фортепиано, вокал-соло һәм баянда укучылар үзләрен бәйгедә сынап караячаклар. "Максатыбыз балаларда патриотик хис тәрбияләү", - ди район сәнгать мәктәбе директоры Алия Хәнәфиева. "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә чыгыш ясаган конферанслар Айзилә һәм Айзат Хидиятуллиннар финал бәйгеләрендә дә уңышлы чыгыш ясадылар....
-
Әтнәдә һава шартлары начарлана
Метериологлар әйткәнгә ышансак, бүген көн дәвамында һава шартлары кискен үзгәрәчәк. Көннең икенче яртысында көньяк-көнбатыш, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-20, вакыт-вакыт 25 м/с ка җитәчәк. Автомобиль йөртүчеләр, юлда сак булыгыз, күз күреме начарланырга мөмкин.
-
“Әтнә таңы“ - идарә итү хокукы булмаган мотоцикл йөртүченең гомере өзелгән
Түбән Кама каласының Яшьлек - Тукай урамнары чатында транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Аны тикшерүчеләр,»ВАЗ-2112» рулендагы 45 яшьлек ир, сулга борылганда, каршы яктан килгән «Сузуки» мотоциклына юл бирмәгәнгә бәрдергән, дигән беренчел нәтиҗә чыгарган. Мотоцикл рулендәге 23 яшьлек егетнең гомере шунда фаҗигале өзелгән. Соңыннан ачыкланганча, егетнең «А» категориясендә транспорт чаралары белән...
-
Әтнәдә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
28 апрель көнне район администрациясе бинасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Кызыксындырган сорауларыгызга пенсия фонды, социаль ярдәм күрсәтү, нотариус, район башкарма комитеты белгечләре һәм юристлар җавап бирә. Сорауларыгызны шалтыратып алдан 2-10-16 телефоны аша да җиткерергә мөмкин.
-
“Әтнә таңы“на 24 яшь тулды
Үзебез турында Үткән гомер әрәм түгел... 24 апрельдә "Әтнә таңы" чыга башлаганга 24 ел булды. Гадәттә мондый охшаш саннар арасында калганда теләк теләргә кушалар, янәсе кабул була... Хактырмы, сынап караган юк. Тик бүген без Аллаһы Тәгаләдән газета укучыларыбызның бәяләр арткан чорда безгә карата мәрхәмәтле булуларын, җитәкчеләрнең зирәк акыл белән авырлыкларны...