24 июль 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр сөлге-тастымал агарта
Кайнатмыйча гына, кер машинасында юмыйча гыга сөлгеләрегезне агартасыгыз киләме? Борынгыдан килгән серен ачабыз, эшләп карагыз, чынлап та агарта. Бер чиләк суны тутырмыйча гына кайнатып чыгарыгыз, шуңа 2 аш кашыгы симәнке мае салыгыз, 2 аш кашыгы коры кер агарткыч катнашма ("Лебедь", "Босс"...) һәм бер стаканның яртысыннан аз гына арттырып кер юа...
-
Әтнәдә Һаман әзерләнәләр
Районыбыз авыл җирлекләрендә урак өсте башланырга тора, алар барысы да булачак сайлауларга әзерләнә башладылар. "Шуның өстәвенә бу атнада булачак мөселман сабантуена әзерлек бара, салым түләүләрен алабыз. Салым органнарыннан хат алган булсагыз, түләргә ашыгыгыз, банк, банкоматларга түләү белән кыенлык килеп чыкса, үзебезгә килегез, безнең белгечләр ярдәм итә..."- ди Олы Әтнә авыл...
-
Әтнәдә тана асраган өчен 15 мең сум бирәләр
Асрарга тана алган өчен 15 мең сум акча бирелә, дип язган идек. Ачыклык кертәбез, дөрестән сыер итеп асрау өчен алынган тана хуҗаларына бу акча бирелә, тик тананың эшләп торган колхоз, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән килешү төзеп алынуы кирәк. Үзебезнең район хуҗалыкларыннан алынган булса бигрәк тә яхшы, булмаса күрше районнар колхозларыннан килешү...
-
Татарстанны су күтәрә –“Әтнә таңы”
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнехановның Казан шәһәрендә спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ Кадерле татарстанлылар! 2015 елның 24 июлендә Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачыла. Анда 190 илдән 5400дән...
-
Әтнәлеләр Россия Президентын күрәчәк
Россия Президенты Владимир Путин Казанда узачак су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашачак. Ул шулай ук "Казан Арена" стадионында да булачак дип көтелә. Анда ул Россия җыелма командасы әгъзалары - дөнья беренчелегендә катнашучылар белән очрашачак. Исегезгә төшерәбез, су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда бүген ачыла һәм 9 августка кадәр...
-
Әтнә укучылары аттестатсыз да һөнәр ала ала
Россия укучылары аттестаттан башка да һөнәр ала алачак. Россия Федерациясе фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов шул хактагы боерыкка кул куйды. Әлеге документтан күренгәнчә, төп белем бирү программасы буенча эшче һөнәренә уку өчен төрле яшьтәгеләр, шул исәптән урта яки төп белеме булмаганнар да кабул ителергә мөмкин. Элек моның өчен аттестат...
-
Элек һәм хәзер
Олы Әтнә авылындагы Совет урамында күпер. 1960нчы еллар. Күпернең бүгенге күренеше. 1950-60 еллардагы Олы Әтнә мәктәбе бинасы. Аннан соң төзелеп, яңартылган мәктәп. Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч мәктәбе. Әлеге мәктәптә белем алучылар әлеге бинаны бик яхшы хәтерлиләрдер. Олы Әтнә авылында урнашкан Дом школьников - Укучылар йорты.
-
Әтнәләр 78 тапкыр тәртип бозган
Юлда машинага утырып, алдын-артын карамыйча чабучыларга "Булган коточкыч юл һәлакәтеннән әле дә айный алмыйбыз, кая чабасыз?" дип кычкырасы килә. Чөнки тизлек арттыручылар саны һаман кимеми. 16 июльдән 22 июльгә кадәрге аралыкта ЮХИДИнең Әтнә бүлекчәсе инспекторы һәм участок полиция хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән 78 протоколның 18е тизлек арттыручыларга язылган. Тагын 12 кеше...
-
Әтнә шоферлары штрафлар тагын да артырмы дип борчыла
2015 елның ахырына кадәр РФ Дәүләт Думасы автомобильне дөрес тонировкаламаган өчен җаваплылыкны арттырырга җыена. Бу хакта шундый закон проектын депутат Вячеслав Лысаков әзерләгән дип хәбәр итә "Мәскәү" агентлыгы. Мондый закон проекты Дәүләт Думасына агымдагы елның 1 июлендә үк кертелде. Аның нигезендә штрафны 1500 сумга күтәрергә, ә кабат булган очракта -...
-
Әтнәләр колагына - Казанда дөнья чемпионаты барышында юллар кайда һәм кайчан ябыла
ЮХИДИ идарәсе Казанда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты барышында кайда һәм кайчан, нинди юллар ябылып торачагы турында хәбәр итте. Казан урамнарында юл хәрәкәтен вакытлыча чикләү графигын да игълан иттеләр. Бу хакта Интернет челтәрендә хәбәр иттеләр. Бу гамәл шәһәр башкарма комитетының карары нигезендә башкарыла һәм үз эченә 24, 26 июльләрне,...