24 август 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә - кайнар линия
Яңа уку елы башлану уңаеннан Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе халыкны балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча " кайнар линия" игълан итә. 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр көндезге сәгат 10.00 дән 16.00 гә хәтле (843) 272-69-33, 8-917-287-85-62 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
-
Әтнәдә терлекләргә “колбаса” әзерлиләр
Хәтерлисездер, "Дусым"ның издерелгән бөртеклеләрне махсус җиңсәләргә тутырып, кышкы саклауга куюларын язган идек. "Ленин" да шушы ысулны сайлаган. Без килгәндә, биредә эшләүчеләр сүзе белән әйтсәк, "Дүртенче колбасаны тутырып" ята иделәр. Ерактан караганда, ак колбасаларны хәтерләтә издерелгән бөртекле тутырылган бу пакетлар. - 30-32 % дымлылыгындагы арпаны дүртенчесенә тутырабыз. Берсенә 90-100 тонна тирәсе...
-
Әтнәлеләр " Кызыл әтәч"тән сак булыгыз
Янгырга каршы дәүләт хезмәте барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен 2015 ел уңышын җыйганда барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә катгый үтәргә чакыра. Ә алар бик гади. Хуҗалык җитәкчеләренә урып җыю комплексының әзерлеге һәм төзелеклеге, янгын куркынычсызлыгы буенча җавплы кешеләрне,деҗур торуны билгеләргә һәм аның төгәл үтәлешен тәэтмин итәргә. Урман һәм юл буендагы басу...
-
“Әтнәләргә инглиз телен өйрәнергәме?”
Районның ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев 17-23 август аралыгында транспорт йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлеше белән таныштырды. Атна ахырында исерек хәлдә машина белән идарә итүче 2 йөртүче тоткарланган. Аларга карата административ протоколлар төзелгән, машиналарын штраф-стоянкага озатканнар. Исегезгә төшерәбез, 15 август көнне "Игътибар, балалар!" операциясе старт алды. Аның кысаларында Бәрәзә мәктәбендә...
-
Әтнәдә мал табиблары бәйрәм итте
31 август - ветеринария көне. Бу уңайдан Әтнәдә мал табибларын җыеп махсус җыелыш уздырдылар, соңрак бәйрәм иттеләр. - Бездә яхшы эш нәтиҗәләре белән сөендереп, тырышып эшләүчеләр байтак, - ди ветстанция җитәкчесе Рөстәм Хашимов. Җыелышта Дәүләт ветеринария идарәсе начальнигының беренче урынбасары Айрат Гәрәев катнашты һәм кайбер мал табибларын бүләкләп узды. Нәтиҗәле...
-
Әтнәдә юлларга игътибар көннән көн арта
Әтнәнең Ары авылы юлларынва да таш җәелә башлады.
-
Әтнәгә Римма Ратникова кайта
24 август көнне 14.00. сәгатьтә Яңа Шашы урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары, журналистлар берлеге рәисе Ратникова Римма Атлас кызы белән очрашу булачак.
-
"Әтнә таңы" - самолет авариягә очраган
М-7 трассасында "Бегишево" аэропортыннан Лаеш районына буксирда алып кайтып килүче ЯК-40 самолеты авариягә очраган. Әлеге инцидент нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән.
-
Әтнәдә һәр гектардан уртача 25 центнер бөртекле суктыралар
Татарстанда урып-җыю 67 процентта башкарылды. Бу вакытта былтыр 61 процент мәйданнарда суктырылган. Әмма узган елны һәр гектардан уртача 22,4 центнер бөртекле суктырып алганнар. Быел кимрәк - гектарыннан уртача 21,2 центнер тирәсе. Бездә дә тиешле мәйданнарга карата 67 процентта урып-җыелды. Көннәрнең аяз торуы үзенекен итте. Бу уңайдан алдынгы саналган районнар күрсәткеченә...