24 декабрь 2016 яңалыклары
-
Яңа елга әзерлек
Сәнгать әһелләре Яңа ел бәйрәмендә ел саен сокландыралар. Быел да шулай булачак. "Вконтакте"да Зиннур Хадиев куйган фотога карап, моны үзегез дә чамалый аласыз.
-
Ялгызаклар, сак булыгыз – яңа төр мошенниклык пәйда булган
Агрызских пенсионеров обманывают мошенники. Придуман еще один способ обмана Как обманывают агрызских пенсионеров Мошенники придумали еще один способ обмана людей. Сегодня в редакцию поступили звонки от пострадавших агрызцев. Так, под видом. что проводят профилактику пластиковых окон, у 82-летней бабушки. Проживающей по ул.Ометова, выудили 10 тысяч рублей как задаток. А так...
-
Коръән янгында да янмаган
Чистайның Үзәк универмагы яну турында хәбәр иткән идек инде. Янгын 3000 квадрат метрны үз эченә алган. Шунысы кызык, үз товарларын карарга кергән эшмәкәрләр аннан шок хәлендә чыгалар. Янгында Коръәннәр янмаган! Эшмәкәрләрнең берсе: - 4 данә иде, икесен - үземә сакладым, икесен сатуга куйган идем, - ди. Башка бүлекләрдә дә янмый...
-
Рузия Камаева: Ян йөрәк!
"Шигырь язуның берние дә юк аның... Рифмасы гына килсен..." диде бер танышым. Ул гына булса икән - ярты Әтнә шагыйрь булыр иде. Аны бит әле йөрәккә үтеп керерлек итеп яза белергә дә кирәк. Менә мәсәлән Рузия Камаева сыман. Бу дөньяда мин ялгызым түгел, Мине уйлап типкән йөрәк бар. Димәк: яшәргә...
-
“Пешеходный переход”та кеше бәрдергәннәр
Олы Әтнәдәге җәяүлеләр чыга торган юл бик куркыныч. Өске яктан төшүче машинага да, астан менүчегә дә туктарга һәм кузгалырга бик кыен.
-
Әтнәдә узган көрәш бәйгесе җиңүчеләре (фотолар)
Бәрәзә Хафиз призына көрәш бәйгесе тәмам. Кубок - Әтнә командасында. Икенче урында - Арча, өченче урында - Кукмара командалары. Саба дүрттә. Әтнә командасына җиңү китергән көрәшче егетләребез: Каримов Таһир(28 кг)- 1, Норкулов Мөхәммәд(28 кг) - 2, Сабирзянов Фәнил(28 кг) - 3 урын. Анатолий Юсуф (36 кг) - 2, Артур Мөхәммәдиев...
-
Равил Шәрәфиев театрдан китә
Сәнгать фәннәре кандидаты, ГИТИС профессоры Анна Степанова кичә, 22 декабрьдә, татар театрының 110 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Конференция Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында узды. Анна Степанова Камал театрында уздырылган тантаналы кичәнең дә шәрәфле кунагы иде. Юбилей кичәсен караганнан соң Анна Степанова Facebookтагы битенә татар театрының күренекле артисты...
-
Боз Сараенда кызу булды (фотолар)
Боз Сараен ясауга күп оешмалар көч куйды. Соңгы көннәрне салкын булса да, эшләүчеләр бик тырыштылар. Фотолардан карап аларга соклана аласыз.
-
Татарстанда көн саен 3 мең тонна сөт җитештерелә
Татарстанда сөт җитештерү өлкәсендә "мафия" юк - авыл хуҗалыгы министры урынбасары Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Артемьев Россия төбәкләрендә сөт сатуны контрольдә тотучы "мафия" булуы турында белдергән иде. (Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөт җитештерү өлкәсендә эш итүче оешкан төркемнәр юк дип...
-
Әтнәдә КВН уеннарына нокта куелды (фотоларда)
Әтнә районы авыл җирлекләре арасында узган КВН уеннарына да нокта куелды. "Җәмәгать, яшерен-батырын түгел..." дигән тема астында узган КВН уеннарына районның барлык авыл җирлекләре актив катнаштылар. 23 декабрь Әтнә дәүләт драма театры бинасы сәхнәсендә узган КВНда финалга узучылар "бил алышты". Әтнә, Бәрәскә, Кышлау, Күәм авыл җирлекләре командалары финалга "путевка" алып,...
-
“Карын ашады, тәмлесен дә ашасын, дигәндер”
Иңнәрендә - ил йөге "Карын ашады, тәмлесен дә ашасын, дигәндер" "Аллаһы Тәгалә шулай дигәндер, шулай булмаса мин 90 яшемә кадәр яши алмас идем. Ышана торганмыни..." - дип сөйли Мамыш авылында гомер итеп, олы юбилеен билгеләүче Марзыя Шәйхетдин кызы Габдрахманова. Сүрия МИНГАТИНА "Безне, буыны ныгымаган япь-яшь кызларны, Суслонгерга агач кисәргә йөрттеләр....