25 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, “Улым, сиңа васыятем”
Авылның аксакалы авырып кала. Күршесе кереп: бабай сиңа да минем әтине алып киткән чир тигән икән, балаларыңны җыеп васыятьләреңне әйтергә кирәк,- дигән. Бабай олы улын чакыртып: улым сиңа васыятем, бу ахмак кешене башка минем янга керми торган итеп типкәләп чыгарып җибәр,- дигән. Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ, Кече Әтнә авылы
-
Әтнәдә – Мамадыш “юлчы”лары
Кышлау авылына Мамадышның юл төзү оешмасы бригадасы килә дип хәбәр иттеләр.
-
Әтнә китапханәчеләренең үз китабы
Ялгыш ишетмәдегез, чынлап та районыбыз китапханәчеләренең "Китап иле - серле дөнья" Әтнә районы китапханәләре тарихыннан, дип исемләнгән үз китаплары бар хәзер. Әле күптән түгел генә дөнья күргән бу китапны алар үзләре откан грант акчасына чыгардылар. Йөздән артык фотосы, 20 китапханәнең тарихы кергән бу китап, кызганычка каршы, 150 данә генә. Чөнки...
-
Әтнә егете кадерле
Иртә таңнан торып бакчага чыксам, анда бакча артында гына катнаш азык басуы безнең, комбайн эшли. Ни арада җитешә болар, дип янына барсам, Дусым" хуҗалыгы механизаторы, Әйшияз авылы егете Илдус Гәрәев булып чыкты. Илдус белән район халкы яхшы тырыш, ел саен газетага мактап языла, тыйнак, мактанмас, эшләргә дигәндә ул гел беренче....
-
Әтнәләр сезнең ярдәм кирәк
Әтнә - Дөбьяз - Каменка трассасында 15 июнь көнне булган юл һәлакәте турында язып узган идек.Ул чакта Бәрәзә авылы янында Opel Zafira белән Газель машинасы бәрелешкән иде. Нәтиҗәдә, Газельга ут кабып, машина йөртүче һәм пассажирлар пешү нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә салынды. Берсе бик авыр хәлдә республика клиник хастаханәсенә озатылды....
-
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты – иң әйбәте!
РФ хәрби көчләренең хәрби учетны алып баруны оештыру масштабындагы смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы беренче урынны алды. Әлеге вакыйга уңаеннан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны Үзәк хәрби округ (ЦВО) гаскәрләре командующие, генерал-полковник Владимир Зарудницкий котлады (чыганак: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/07/23/513474/) Сүрия МИНГАТИНА. Әлеге мәгълүматны укуга үзебезнекеләр Арча-Әтнә хәрби комиссариаты өчен сөенеп куйдым, димәк алар тагын...
-
Әтнәгә кичәге яңгыр китергән зыян
Кичә кичке якта әтнәләрнең күбесе белгән догаларын кабат-кабат укыгандыр.Чөнки ике яктан килеп кушылган болыт очрашып, яңгыр буранлап яуды. Бакчадагы бөтен агачларны бөгеп китерде. Очканы очты, калганы калды. Бәла-каза турында иң күп белүчеләр гадәттә иминиятләүчеләр була, без дә "ГОССТРАХ"ның Әтнә филиалы җитәкчесе Резеда Дәүли кызы Әхмәтовага шалтыраттык. - Зыян күрүчеләр байтак...
-
Әтнә сыерлары сөтне күп бирә
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 25 июльгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, бу көнгә Әтнәдә барысы 157 тонна сөт савып алдылар. Республиканың 4 районында гына безнекеннән күбрәк: Кукмарада - 205 тонна, Балтачта 200,3 тонна сөт саудылар. Бу районнарда бер сыердан тәүлеклек уртача 20-19,2 килограмм сөт савып алдылар. Әтнә сыерлары 22,1 килограмм сөт...
-
Әтнәдә урып-җыю дәвам итә
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елгы урак барышы буенча 25 июльгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, республикада 1491,5 мең гектар мәйданнарның 203,5 меңендә урып-җыелган. Бу тиешлегә карата - 14 %. Әлегә уңыш - гектарыннан 32,3 центнер тәшкил итә. Әтнәдә тиешле мәйданнарның 9 процентында урып-җыелды. Әлегә һәр гектардан 23,4 центнер уңыш алабыз.
-
Әтнәләр, шторм кисәтүе
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, яшен булу ихтималы да бар. Синоптиклар шулай ук шторм кисәтүе дә игълан итте: яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метр тизлеккә җитәчәк. Татарстанда көндезге һава температурасы...