25 октябрь 2016 яңалыклары
-
"Табылды... Тик исән түгел” -"Әтнә таңы"
"Йөкле апабыз табылды... Тик исән түгел" 9 октябрь көнне өеннән чыгып киткән Гүзәл Сәмигуллина турында хәбәр иткән идек. Югалуына төгәл ике атна булгач, бала көткән ана табылды. Тик исән түгел... Ул Казансуның вак куаклар каплаган ярында була. - Шушы ике атна буена апаны исәндер, кайтып керер, дип өметләндем, - дип...
-
Әтнәдә мәдәният хезмәткәрләре кунак-кунак уйный
Театр сәнгатендә сезон ачылуга ияләнгән инде без, ә мәдәният хезмәткәрләренең сезон ачканына сәерсенебрәк карыйбыз, ничек инде сезон, минут туктаганнары юк бит эшләүдән, аеруча авыл мәдәният хезмәткәрләренең ял күргәннәре юк. Шулай да менә бу сүзне кулланганнар әле. Хэерле булсын! Менә шулай итеп районыбызның Ары ягы - Каенсар, Әйшияз, Түбән Көек, Ю....
-
Әтнә районы башлыгы "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" республика акциясенә кушылды
"Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" республика акциясе хакында язып чыккан идек. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов та әлеге акциягә кушылып, өлкәннәребез Әнисә Галимова белән Ясминә Абдуллинаны "Әтнә таңы" газеталарына яздырды. Искәртеп шуны әйтәсебез килә, "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" акциясе "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган иде. Акциягә республикабызның бик күп танылган шәхесләре һәм...
-
Әтнәдә һәлакәтләр саны арткан
Узган атнада район юлларында барысы 7 вак юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев сүзләренә караганда, атна барышында юлларда йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган - бер, тизлекне тиешледән арттыручы - 11, һәлакәт урынын калдырып киткән - 1, штрафларын вакытында килеп түләмәгән - 2, куркынычсызлык...
-
Әтнәләр ялкауларны өйрәтә
Тиз әзерләнә торган бик тәмле курник. Алабыз: -6 уртача зурлыктагы бәрәңге -1 суган -1 тавык боты һәм ярты тавык түше Камырга: -100 гр сметан -100 гр майонез -200-250 гр он -2-3 йомырка -1/2 ч.к. сүндерелгән сода -тоз Бәрәңгене түгәрәкләп турыйбыз. Суганны нечкә итеп боҗралап турыйбыз. Тавык итен вак итеп турап,...
-
Депутатларның акчаларын кисмәкчеләр - "Әтнә таңы"
Хәзерге вакытта депутатлар якынча аена 360 мең сум хезмәт хакы ала. Әмма аны илдәге уртача хезмәт хакы белән тигезләмәкчеләр - бу якынча 35 мең сум булачак. Кайбер депутатлар аена хәтта 500 мең сум хезмәт хакы ала икән. - Без пенсионерларга бюджетта акча булмау сәбәпле каешларын буып яшәргә киңәш итәбез икән,...
-
Әтнәдә 10 градуска кадәр суыта
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндез 0-4 градус җылы, ә төнлә 2-10 градус салкын булуы хакында кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак булыгыз."Шәһри Казан"
-
Әтнәләр, "Ривьера" аквапаркында кабат үлем
Дүшәмбе Казанның "Ривьера" аквапаркында Түбән Новгородтан килгән кыз вафат булган. Кызга бирегә билет туй бүләге буларак тапшырылган булган. "Бочка" аттракционына сикергән 21 яшьлек кәләш кинәт начарланып киткән. Коткаручы егетләр судан алганда ул инде зәңгәрләнә башлаган була. Аны 40 минут ясалма сулыш биреп терелтергә тырышалар, әмма кыз җан бирә. Моның буенча...
-
Әтнәләр, кабат мошенниклар
Акча урлауның нинди генә юлларын уйлап тапмый б\үгенге көн аферистлары. Инде хәзер авылларда үзбәк якларыннан кайткан чит ил гражданнары йөри башлаган. Имеш, юлда аларга һөҗүм иткәннәпр, товарларын йолып алганнар. Бераз акча белән булышалмассызмы, янәсе. Үзләре итагатьле тагын, акчаны китереп бирәчәкләрен дә ышандыралар. Кем әйтмешли язган булса - язга, боерган булса...
-
Әтнәнең Вәли бай йорты
Һаман бер балык башы. Олы Мәңгәр авылының түбән оч мәхәлләсендә 19 гасыр башында ук салынган ,ике гасыр үтсә дә җимерелмичә сакланган ,халык телендә "Вәли бай йорты" дип йөртелгән ,ике катлы , үзенчәлекле милли архитектура үрнәге булган йорт тора.Әлегә тора..Үлем түшәгендә соңгы көннәрен санап яткан карт шикелле ,бу йорт та соңгы...