26 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, сулыкларыбызны, “Ашыт”ыбызны саклыйк!
Экология Әтнәләр, сулыкларыбызны, "Ашыт"ыбызны саклыйк! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә "2016 ел - Су саклау зоналары елы" дип игълан ителде. "Ашыт" тыюлыгының эше дә, таләпләре дә әнә шул ел кысаларына тәңгәл итеп оештырыла. Ел башында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда Су саклау зоналары үткәрү...
-
Әтнәләр грипптан сакланыгыз
Памятка для населения по профилактике гриппа A (H1N1)2009 КАК ЗАЩИТИТЬСЯ ОТ ГРИППА A (H1N1)2009? Вирус гриппа A (H1N1) легко передается от человека к человеку и вызывает респираторные заболевания разной тяжести. Симптомы заболевания аналогичны симптомам обычного (сезонного) гриппа. Тяжесть заболевания зависит от целого ряда факторов, в том числе от общего состояния...
-
Әтнә социаль хезмәте ярдәм кулы суза
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре агымдагы елның бүгенге көненә бик күп социаль яктан авыр хәлдә, ялгыз яшәүче һәм күп балалы гаиләләрдә булып, аларның тормыш итү дәрәҗәләрен күзалларга өлгерделәр. Оешма җитәкчесе: "Районда 7 социаль гаилә бар - барысын да йөреп чыктык. Моннан тыш 5 авыл җирлегендә, теркәлгән 125 күп балалы...
-
Әтнәдә оешмалар арасында спартакиада башлана
Шимбә көнне "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында спартакиада кысаларында район мәктәпләре укучылары арасында волейбол ярышлары үтә. Шул ук вакыттта Әтнә хоккей лигасы ярышлары дәвам итә. Районыбызның хоккей ветераннары командасы Арчада үзләре кебекләр арасында узган бәйгеләрдә катнашып кайтты. Спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин сүзләренә караганда,тиздән район оешмалары арасында спартакиада башланып китәчәк.
-
Әтнәдә салкын һава торышы 27 гыйнварга кадәр дәвам итә
Республикада 27 гыйнвардан азрак җылыта башлый, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеоүзәге. 26 һәм 27 гыйнварларда томан булырга мөмкин, төнлә, иртән температура -25... -32 градус булачак. 27сендә аязучан болытлы һава торышы, төнлә -32гә кадәр, көндез -15... -20 тирәсе суыклык көтелә. Юлларда бозлавык булачак. 28 гыйнвар көнне төнлә -17... -22, вакыты белән...
-
Әтнә укучылары республика олимпиадасында катнаша
Мәктәп укучылары арасында предмет олимпиадаларының муниципаль этабы тәмамланды. Шул ук вакытта олимпиадаларның республика этабы башланып китте. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, шушы көннәрдә безнең районның Күңгәр мәктәбеннән Раил Саммасов һәм Олы Әтнә мәктәбеннән Искәндәр Баязитов ОБЖ фәне буенча олимпиадада катнашу өчен Казанга юл алды. Сөенечле хәбәрләр көтеп калабыз.
-
Әтнәле - милли сәнгать юлында
Мәктәптән тыш эшләр үзәге әледән-әле төрле конкурсларда катнашып, күңелле хәбәрләр белән сөендерә. Шушы көннәрдә Лабочевский исемендәге I Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашалар. Конкурсның "Дөньякүләм мәдәният һәм милли сәнгать" номинациясенә Илфар Сафиуллин җитәкчелегендәге проект эше тәкъдим ителгән. Бу юлы да уңышка ирешерләр дигән өметтә калыйк. Нәтиҗәсе 19 февраль көнне билгеле була.
-
Әтнәләр ишеттегезме
Әлеге хәл Әлмәт районында була - 2015 елның 23 ноябрендә Колшәрип авылыннан ерак түгел урында чүп эшкәртү станциясендә яңа туган ир бала мәете табыла. Тикшерү ачыклаганча, бала исән-сау һәм вакыты җитеп туган була. Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатыла, баланың әнисен эзли башлыйлар. Әлеге адымга барган шикле кеше - спиртлы...
-
Әтнә техникумына яңа җитәкче билгеләнде
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына яңа җитәкче билгеләнде. Айрат Фәнил улы Каюмов элегрәк район советы рәисе урынбасары вазыйфасын башкарды. Әтнәдә Айрат Фәнил улын белмәүчеләр сирәктер. Олысы, кечесе белән дә уртак тел таба белгән җитәкче, югары белемле, өйләнгән, ике кыз үстерәләр. Яңа хезмәттә уңышлар телибез.