26 август 2015 яңалыклары
-
Әтнә халкын менә нинди һава торышы көтә...
Иртәгә, 27 август көнне Әтнә халкын аязучан болытлы һава торышы көтә.
-
Әтнәдә чираттагы киңәшмә узды
Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырыш узды. Утырышта алда торган зур чараларга әзерлек, аларда террорчылык актлар белән бәйле куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча сөйләшүләр булды. 29 август көнне Әтнә районы үзәгендә Республика көнен билгеләп узыла. 1 сентябрь - Белем көне. Район мәктәпләре яңа уку елына кабат...
-
Әтнә гаиләсен дә олылыкладылар
Бүген Казан Кремлендә ел саен уздырыла торган Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды. Искәртәбез, бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды. Анда 50 гаилә катнашты: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, 50 елдан артык бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр...
-
Әтнәлеләр, аң булыгыз: Казанда транспорт хәрәкәте схемалары үзгәрә
29-31 августларда Казанда шәһәр транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрә. Үзгәрешләр "Kazan City Racing" исемле автошоуга әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле. Ул Казанның Меңъеллык мәйданында көтелә. 29 август көнне кичке 6дан 31 августның иртәнге 6 сәгатенә кадәр 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 98 автобус маршрутларының хәрәкәт...
-
"Әтнә таңы" да фаҗигә шаһитләрен эзли
Казан Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләр зарар күргән ике юл-транспорт фаҗигасе шаһитләрен эзли. Ике очракта да җәяүлеләр авыр тән җәрәхәтләре ала. 19 май көнне көндезге 2 тулып 28 минутлар тирәсендә "Кадиллак" автомобиле Ш.Усманов урамы ягыннан Блюхер урамына таба килгәндә Восход урамында җәяүле ир кешене бәрдерә. 28 май көнне 10.45 сәгать тирәсендә "Форд...
-
"Әтнә таңы" - Бәяләрнең көзге артуын көткән хәлдә, россиялеләр кибеткә агылалар
Бу юлы да оргтехника алучылар бик күп. Соңгы көннәрдә "МВидео", "Техносила", "Эльдорадо" һәм Wikimart кибетләрендә сату арткан. Әйтүләренчә, халык күбрәк телевизор, кер юу машинасы һәм суыткыч ала. Бала өчен автокресло һәм аксессуар алу да шактый арткан. Ретейлерлар бәяләрне кабат карарга җыеналар. Узган елның декабрендә дә сумның бәясе төшү нәтиҗәсендә техника...
-
Әтнәлеләр, Татарстан Республикасы һәм Казанның туган көне уңаеннан чаралар старт алды
Бу уңайдан бик күп мәдәни программалар әзерләнгән. Гадәттә ул шәһәр районнарының махсус программалары белән старт ала. Хакимиятләр көче беләнгаилә ярышлары, балалар өчен иҗади конкурслар, урам сәүдәләре һәм төрле уеннар оештырыла. 30 август алдыннан шәһәрнең ачык мәйданнарында күп кенә кызыклы мәдәни чаралар үтәчәк. 28 август көнне "Казан-Арена" каршында "Җыр бәйрәме" булачак....
-
Кабат Әтнәдән китәргә кирәк
Иртәгә тагын Әтнәдән китәм... Күңелем, йөрәгем, хисләрем, уйларым туган авылым Олы Әтнәдә кала... Дөнья хәлен белеп булмый, булырмы әйләнеп кайтып... Яшем дә 65тән узды, беренче тапкыр Әтнәдән әти-әни белән күченеп киткәнгәдә 55 ел узып бара... Әтнә минем кадерле, истәлекле, аянычлы бала чагым, беренче мәктәбем, беренче классым, беренче укытучым... Шуларны башымнан...
-
“Әтнә таңы” – Россиядә гадәти булмаган автозавод төзергә уйлыйлар
Электромобильләр җитештерү буенча завод Санкт-Петербург янында барлыкка киләчәк. Үзенчәлеге шунда - биредә бары электромобильләр генә җитештерелә. РИА НОВОСТИ хәбәр итүенчә, инвестицияләрнең чагыштырмача күләме 50 миллион доллар тирәсе. Проект буенча электромобиль литий-ионлы аккумулятор батареялары белән эшли. Инвестпроектны тормышка ашыру буенча эшче группа төзелгән инде. Заводны төзү өчен берничә мәйданчыкны тикшергәннәр инде....