26 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, аю белән очрашучылар аңга килә алмый...
Соңгы вакытта республикада аю очратучылар турында еш сөйли, яза башладылар. Шушы көннәрдә ТРның хайваннар дөньясын куллану һәм саклау буенча идарәсе үзенең сайтында кисәтү белән чыкты. Алар халыкка мөрәҗәгать итеп, саклану чараларын күрергә, урманнарга ялгыз гына кермәскә, балаларны чыгарып җибәрмәскә кушалар. Мамадыш районында аюның үзен күрүчеләр дә, өнен күрүчеләр дә булган....
-
Әтнәләр, куе томан...
Томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак тәшкил итәчәк. Татарстан синоптиклары метеорологик күренешләр көчәюе турында кисәтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 27 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан булачак, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак тәшкил итәчәк. Кисәтү...
-
Әтнәләр чөгендер үстерә белә
"Табигать могҗизасы"на хәбәрчебез Фидаил Кадимов җибәрде бу фотоны. Күшәр авылында Әскаровлар хуҗалыгында үскән мондый чөгендерләр. "Азрак үссә минем кадәр буласы булган", - дип шаярта Фидаил.
-
Әтнәләр «Республиканың туристлык сувениры” конкурсында катнаша ала
Әлеге конкурс республиканың туристлык ягыннан күркәмлеген арттыру йөзеннән үткәрелә. Төп мәгълүмат: http://remeslo.tatarstan.ru сайтында, положениесе "Программы.Проекты.Конкурсы" бүлегендә.
-
Әтнәдә пәрәвез оча
Әбиләр чуагы дәвам итә дип язган идем, синоптиклар да чуак дип бик тәгаен әйтмәгәннәр иде. Ышанмасаң ышан инде, дигәндәй төшке аштан килгәндә пәрәвез сарып алды үземне, Көч-хәл араланып чыктым. Ә пәрәвез юлын дәвам итте. Сез дә карагыз! Сүрия МИНГАТИНА
-
Әтнә укучылары пенсия яңалыклары белән таныштылар
Бүген районыбызның Бәрәскә урта мәктәбенең VII- IX сыйныф укучылары РФнең Пенсия фонды яңалыклары белән таныштылар. Төшке аштан соң башланган очрашуда укучыларны Әтнә пенсия фонды хезмәткәре Рафис Хәкимов пенсия реформасы, соңгы яңалыклар белән таныштырды. "Личный кабинет"ка ничек кереп була, пенсия системасының өч баскычы нинди, булачак пенсия ничек туплана... барын да аңлатырга...
-
Әлфинә Мөхәмәтҗановадан "Табигать могҗизалары" (фотоларда) - "Әтнә таңы"
Яңа Әтнә авылыннан Әлфинә Мөхәмәдҗанова бакчасыннан "Табигать могҗизалары"
-
Әтнәләр тизлеккә игътибарлы булсын иде
«Район юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре кабат тизлекне радар ярдәмендә тикшерә башлаячак. Руль артында тизлеккә игътибар итүегез сорала", - дип хәбәр итте бүлек җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов. Шул ук вакытта узган атна барышында балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен - бер, куркынычсызлык каешын такмаган өчен - биш, тонировкалы йөргән өчен - бер, страховка полисының...
-
Россия җыелмасы финалга уза алмады - "Әтнә таңы"
Россиянең хоккей буенча җыелма командасы Дөнья кубогы өчен көрәшнең ярымфиналында Канадага оттырды. Моңа карамастан россиялеләр уенын начар дип булмый. Әле икенче периодта да безнең хоккейчылар 2:1 исәбе белән отып бардылар. Кызганыч, ахыр чиктә Канада җыелмасы 5:3 исәбе белән җиңү яулады һәм финалга үтте. Икенче ярымфиналда Европа җыелма командасы Швецияне отты....
-
Әтнәдә каз-кабак үсә
"Табигать могҗизасы дигән бәйге игълан иткән идек. Ниләр генә күрмәдек. Каз-кабак күрербез дип башка да килмәгән иде. Чишмәле Сап авылында Клара Кадимова хуҗалыгында үскән ул. Шаккатмалы. "Мин генә түгел, башкалар да күрсеннәр әле", - ди Клара.
-
Күрми калдым җәйне... – “Әтнә таңы”
Миләшләргә инде бал кергән, Каеннарга алтын төс иңгән. Көзнең күчтәнәче ни булыр, Нәрсә алып килер? Кем белгән... Кичә генә шау чәчәктә иде, Кай арада балан өлгергән... Күрми калдым җәйне, бизәнгән дә Көзгә каршы чыгып йөгергән. Мин генәме көздә тилереп, Җәй челләсен сагынып тилмергән? Кире кайтмас инде бу җәйләр, Миләшләргә инде...
-
Әбиләр чуагы 5 октябрьгә кадәр дәвам итә – “Әтнә таңы”
Мин кечкенә чакта бәрәңгене сентябрь ахыры-октябрь башларында гына ала идек. Хәзер бәрәңгеләрен август уртасында ук казып алучылар бар. Әбиләр чуагы белән дә шул ук хәл. Октябрь башындагы җылы, матур көннәрне генә әбиләр чуагы дип сөйли идек бит. Әллә үзебез үзгәрдек шунда, әллә табигать холыксызланамы, вакытны ашыктырабызмы икән, сентябрь башындагы матур...