26 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сак булыгыз Әтнәдә һава торышы үзгәрә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый мәгълүмат таратты. Бүген, 26 октябрьдә, көндезге сәгатьләрдә республикада һава торышы сизелерлек бозыла. Урыны белән юеш кар, яңгыр явачак. Күз күреме 1 000 метрга кадәр кими. Һава торышының көйсезлеге кичке сәгать 6га кадәр дәвам итәчәк. Юлларда игътибарлырак булсак иде. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын...
-
Әтнәләрнең дә кышкы көпчәк сатып алуы кимегән
Кризис аркасында россиялеләр автомобильнең кышкы көпчәген сирәк сатып ала башлаганнар.
-
Әтнәләр ике көн ял итәчәк
4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстанда ял көннәре буларак билгеләнеп үтәчәк. Бу халыкара бердәмлек көне һәм Татарстан республикасы конституциясе көне уңаеннан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителде. Шул ук вакытта 3 һәм 5 ноябрь бәйрәм алды көннәре буларак, РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсе нигезендә , эш сәгатьләре...
-
Әтнәдә "Лада Гранта" дамба астына тәгәрәгән
Күшәр - Әтнә юлында " Лада Гранта" машинасы тизлек һәм ике ара интервалны сакламау сәбәпле дамба астына төшеп китә, төшкәндә юл кырыена куелган знак билгесе астына салынган ташларга бәрелә. Нәтиҗәдә, руль артындагы ханым тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла. Моннан тыш узган ял көннәрендә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүче...
-
Әтнәдә – “Икмәк тәме”
Саматның бүген нигәдер иртәдән эче поша. Алай эч пошарлык сәбәп тә юк кебек. Җитмеш ике яшенә җитеп аның белән мондый хәл берничә мәртәбә генә булды. Гомере буе кеше арасында. Ул сөйләшергә, аралашырга иренми. Уен-көлке бик ярата. Хәтере әйбәт. Ишеткән кызык хәлләрне нык исендә калдыра. Эштә булсын, мәҗлесләрдә булсын, җыйналган халыкка...
-
Әтнәдә кыш салкын булыр дип көтелә
Якынлашып килүче кыш Россиянең европа өлешендә һәм Украинада узган елгыдан салкынрак булчак. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге директоры Роман Вильфанд белдергән. - Зур ышаныч белән кышкы периодны узган елга караганда салкынрак булачагын фаразлап була, - дигән ул. - Бу Россиянең барлык европа территориясе, шулай ук элеккеге...
-
Әтнәдән ФОТОКҮЗӘТҮ
Алдан карасаң да кызык, Арттан да бик күңелле. Шүрәлегә бик охшаган, Һай, күтәрә күңелне. Яңа Шашы сакчыллык бүлеге башлыгы Рәис Нәсихов әнә шундый кишер күтәреп керде. Жәл, "чәчен" кыркырга өлгергән: бер дигән албасты килеп чыгар иде!
-
Юбилеең белән, Әтнәм!
25 ел элек 25 октябрьдә ТССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев имзасы куелган карар нигезендә Әтнә районы оешты. Ничекләр сөенгәнегез истәме? Сүрия МИНГАТИНА Истәдер, чөнки онытырлык түгел иде. Юлсызлык, юклык үзәккә үткән чор. Кимсенеп, гарьләнеп арыган идек. Җитештереп, тапкан-табынган күрше район байлыгы саналды. Нәрсә кирәксә дә Арча юлын таптадык... Безне...
-
Әтнә кызы уңышы
Гөлүсәбезнең иҗаты белән район халкы гына түгел, республика халкы да таныш. Мәкаләләрен укыйбыз, шигырьләрен яратабыз. Ә ул инде хәзер пьесалар яза башлаган. PRO/ДВИЖЕНИЕ! Пьесалар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. ЛОНГ-ЛИСТ сайлап алу комиссиясенең әгъзалары 11 авторның 10 пьесасын уңышлы дип тапты. Шуларның берсе - Күәм авылында яшәүче Гөлүсә Батталованыкы: "Бер, ике,...