26 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Олы Әтнәдә зират чистарту дәвам итә
Олы Әтнә авыл җирлеге җитәкчелегендә зиратны чистарту дәвам итә. Бу юлы да оешмалар ярдәм кулы сузды. Барып карагыз, бер генә күз салыгыз әле: зират чистарып, сирәкләнеп калды. Зиратны өлешләп чистартуның сизелерлек өстенлеге бар - эш тиешенчә, җиренә җиткереп башкарыла. Шөкер, кышка шактый ук чистарынып керәбез. Нәтиҗәсен яз көне күреп, үзебез...
-
Әтнәдә балалар алышына алмый
Бала тудыру йортында алмашынган балалар турындагы хәбәрне ишетмәгән кеше калмагандыр. Кама балалар медицина үзәгендә булган әлеге очрак, мондый хәлләрнең кинода гына түгел, реаль тормышта да булу мөмкинлеген күрсәтте. Бала... Ана кеше өчен йөрәге астында тугыз ай йөртеп, җан газаплары белән дөньяга китергән әнә шул бәгырь җимешеннән дә кадерле, аннан да...
-
Олы Әтнәдә – янгын
Олы Әтнә авылының Кустар урамында кичке сәгать сигез белән тугыз арасында янгын чыкты. "Кызганычка каршы, урамнарга керә алмау сәбәпле, янгын сүндерү машиналары вакытында килеп җитә алмый тоткарландылар. Пычракка батып калу сәбәпле, аларны чыгарып, вакыт сузылды. Нәтиҗәдә каралты-кураның йорт, сарай янып бетте", - дип хәбәр итәләр янгын күзәтчелеге бүлегеннән. Бүгенге көндә...
-
Техника күп, әмма кыйммәт
Район делегациясе Германиянең Ганновер шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларының "AGRITECHNICA" халыкара күргәзмәсендә булып кайтты.Бу хакта делегациянең җитәкчесе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов белән "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Илфат Хәкимовтан сораштым.
-
913 кеше язылган
Газета-журналларга язылу дәвам итә. Бүгенге көндә "Әтнә таңы" газетасына 913 кеше язылган. Күәм авыл җирлегендә 140, Олы Әтнәдә - 212, Комыргуҗада - 80, Түбән Көектә - 67, Күлле Кимедә - 133, Түбән Бәрәскәдә - 121, Олы Мәңгәрдә - 20, күчмә почта бүлекчәләрендә 140. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Район газетасына язылырга онытмагыз.