27 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Әтнәнең Миләүшәсе дипломга лаек булды
Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында, узган ел мәдәният өлкәсен яктыртуга зур өлеш керткән журналистларны хөрмәтләделәр. Конкурста җиңүчеләр арасында "Болгар" радиосында эшләүче, якташыбыз, хәбәрчебез, Күшәр авылы кызы Миләүшә Насыйбуллина да бар. Ихлас котлыйбыз, Миләүшә! Без синең өчен бик шат.
-
“Әтнә таңы“ -- югалган егетләрне эзлиләр
Чаллы шәһәре эчке эшләр бүлеге 22 яшьлек Булат Гәрәйхановны эзли. Соңгы тапкыр аны узган елның 7 ноябрендә , Чаллы шәһәрендәге 43/17 йорты янында күргәннәр. Булатның буе 180 см, ябык гәүдәле, чәчләре караңгы соры төстә, күзләре коңгырт.Соры спорт курткасы һәм кара джинсы чалбардан. Аерым билгеләре: сул кулында операциядән калган шрамнары бар....
-
Әтнәдә җинаятьчене эзлиләр
Полиция хезмәткәрләре кече яшьтәге балаларга карата сексуаль характердагы җинаять кылганы өчен рәсемдәге ир-атны эзлиләр. Ирнең йөзе түгәрәк, күз кабаклары шешенке. Әстерхан өлкәсе полициясе эзләргә биргән ирнең шәхесе әлегә ачыкланмаган. Аңа 30-45 яшь, буе 170-175 сантиметр, тышкы кыяфәте азия кешесенеке, тулы гәүдәле булуы гына билгеле. Моннан тыш җинаятьченең тышкы кыяфәтендә үзенчәлекле...
-
Әтнәгә депутат килде
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында Татарстанның дәүләт советы депутаты Рауль Шайдаулат улы Рахматуллин белән очрашу булып узды. Очрашуның максаты - җирле халык белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирү, мөмкинлектән чыгып ярдәм итү . Рауль Шайдаулат улы җирле үзидарә, мәгариф, социаль яклау һәм пенсия фонды өлкәләренә кагылышлы...
-
Әтнәнең 16 яшьлек егетенә - 100 мең сумлык бүләк!
Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чаңгы спорты буенча X спартакиаданың беренче - төбәк өлеше узды. Шул ук вакытта Татарстан чемпионаты да булды ул. Бәйгедә катнашкан 34 команда арасында Әтнә районы җыелмасы да уңышлы чыгыш ясады - 10 урын яулады.
-
Әтнәдә салкын булачак
Татарстанда алдагы көннәрдә дә салкын һава торышы күзәтеләчәк. Киләсе төндә 18 -21 градус салкын , аязган чагында 24 градуска хәтле салкын булачак. Иртән исә 25 -27 градус суык булыр дип көтелә.Көндез -13-17 градус, урыны белән кар явачак. Сак булыгыз, юлларда бозлавык.