27 май 2016 яңалыклары
-
Әтнә укучыларына паспорт тапшырылды
Бүген "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында район мәктәпләрендә укучы 14 яше тулган 8 егет - кызга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чараны Миграция хезмәте җитәкчесе Лира Фәгъмеева һәм Яшьләр эше , спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев оештырды. Чарада шулай ук район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова, район...
-
Әтнәләр, соцпакет 2016: акчамы, пакетмы...
Белми калмагыз! Әтнәләр, соцпакет 2016: акчамы, пакетмы... Елның елында сүзгә кала торган, соңыннан кыен хәлләргә куя торган бер нәрсә- ул картлык буенча, я инвалидлык буенча пенсия алучылар өчен социаль пакет мәсьәләсен хәл итү. Әле иртәрәк бит дип әйтергә ашыкмагыз, исегезгә төшерәбез, уйлый торыгыз. Социаль пакет алу-алмауны сентябрь ае ахырына хәл...
-
Россия - күпмилләтле ил - "Әтнә таңы"
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Россия - күпмилләтле ил. Биредә 20 миллион мөселман яши", - диде "Россия - Ислам дөньясы" саммиты барышында. Милләтара һәм конфессияара дуслык - Россия дәүләтчелегенең нигезе, дип саный ул. Казанда 30 мөселман дәүләте вәкиле катнашында стратегия үсеше төркеменең пленар утырышы бара.
-
Әтнәләрне җиңү белән котлыйбыз
Пенсия фонды тарафыннан ел саен оештырылып килгән "Иң яхшы иминиятләүче - 2015" бәйгесе нәтиҗәләре буенча "Таң" күмәк хуҗалыгы (җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин) җиңүче булып танылды һәм Россия Пенсия фонды җитәкчесе тарфыннан димплом белән бүләкләнде
-
Әтнәдә һава торышы нинди булыр
Әтнәдә якшәмбе көнне яңгыр һәм боз ява диләр. Шул ук вакытта, Татарстан синоптиклары сүзенә ышансак, вакыты белән җил дә көчәячәк. Ә аннан соңгы көннәрдә бүгенгедәй кызу булыр дип көтелә. Дөрес, 3 июль көнне кабат яңгыр яварга мөмкин. Шул ук вакытта һава температурасы 20 градус тирәсенә генә калачак икән. Синоптиклар, төгәл...
-
Әтнәдә БДИ старт ала
Бүген аның төп периоды уза. Россия буенча аны 750 мең кеше бирергә җыена. Аларның 640 меңе мәктәпне агымдагы елда тәмамлаган. БДИның рәсми сайты шул хакта хәбәр итә. Имтиханнар 14 фәннән тапшырыла. Аттестат алыр өчен рус теле һәм математика фәннәре мәҗбүри санала. Имтиханнар барышын 1 мең федераль җәмәгать күзәтчеләре, 2 меңнән...
-
Әтнәләр июнь аенда 3 көн рәттән ял итәләр
Татарстанда 11, 12, 13 июнь - ял көннәре була. Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 12 июнь - Россия көне - ял көне булып тора. Быел ул якшәмбегә туры килә. Бу очракта ял көне аннан соңгы көнгә күчә. Димәк,...
-
Әтнәдә балигъ булмаган бала машина астына эләккән
Юлларда "Игътибар, балалар!" операциясе бара дип бер генә тапкыр язмадык инде. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә мәктәпләрдә булып, укучыларга җәйге чорда велосипедта олы юлга чыгарга ярамаганын кабат - кабат искә төшереп торалар. Тик менә шуңа да карамастан, ике авыл арасында олы юлдан велосипедта барган 13 яшьлек бала машина астына керә. Күрәчәк арттан...
-
Әтнәдә кагыйдәләр бәйрәмдә дә төгәл үтәлергә тиеш
Протоколлар төзелгән "Игътибар - балалар!" операциясе барышында балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен - 3, каеш такмаган өчен - 4 машина йөртүчегә протокол төзелгән. Өч яшүсмергә "Стоп! Твоя жизнь в опасности" махсуc карточкалары тутырылган. 2 вак юл һаләкәте теркәлгән. Күшәрдән Күңгәргә велосипедта кайтып килгән 16 яше тулмаган яшүсмергә киемендә яктылык кайтаручы...