27 июль 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә кабат эссе булачак
Яшенле яңгырларны җылы, эссе һава алыштырды. Метеороглар бу атнада алмашынучан болытлы һава торышы булачак дип хәбәр итә. Яңгырлар көтелми. Көндез 22-27 градус җылы булыр дип көтелә. Төнлә 7-12 градус җылы.
-
"Әтнә таңы" үз хәбәрчесен котлый
Күлле Кимедә яшәүче өлкән хәбәрчебез Луиза Әһли кызы Шәмсиеваның олы юбилее, 28 июльдә аңа 80 яшь тулды. Луиза апа! Бүген без Сезне үз күреп, остазыбыз итеп, олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез - кешелекле, сөйкемле, тынгысыз, хезмәт сөюче, сүз тәмен белүче, 1960 нчы елдан бирле матбугат белән элемтәсен өзмәүче, "Әтнә таңы"ның...
-
Әтнәдә бүген-иртәгә урып-җыюга чыгарбыз, дигән хыял белән көн итәләр
Ә бүгенге көндә төп игътибар - терлекчелектә һәм терлек азыгы әзерләүдә. 27 июльгә районда күпьеллык үләннәрдән 3943 тонна печән әзерләнгән. Болын печәне дә аз түгел - 667 тонна тәшкил итә. Елга печәненең дә күп өлеше "Шахтер" хуҗалыгында әзерләнә. Хуҗалык аны 112 тонна әзерләгән. Ә район буенча барысы 297 гектарда 299...
-
Әтнәдәге Мөселман балалар Сабан туенда татарча көрәштә җиңүчеләр
30 килограммга кадәр. Әнис Әхмәтшин, Олы Мәңгәр. Айзат Филатов, Олы Мәңгәр. Фидан Фәхриев, Комыргуҗа. 40 килограммга кадәр. Рәсим Сәләхетдинов, Олы Мәңгәр. Риназ Шакиров, Олы Мәңгәр. Ислам Хәйруллин, Бәрәскә. 40 килограммнан зуррак. Ранис Фәйзрахманов, Ары. Инсаф Фәйзрахманов, Олы Мәңгәр. Булат Фәхриев, Комыргуҗа.
-
***
-
Әтнәлеләрдән мәхәббәт кыйссасы
Язмышларны булмый үзгәртеп "Мин яратам сине, Фирүзәм! Яратам! Яратам!" Ранилнең көчле тавышы зират агачларына кайтаваз булып кагылып, төнге авыл өстенә таралды. Нәрсә дисен инде аңа кыз, үзе әйтте бит, әгәр мине яратсаң, бөтен авылга кычкыр, диде. Менә хәзер үзенең җүләрлегенә үзе үк аптырап калды.... Лидия Әллә чынлап ярата, әллә сабый...
-
Әтнәдә бер атнада 91 административ протокол төзелгән
20-26 июль көннәрне ЮХИДИ һәм участок инспекторлары юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. "Бу чорда барысы 91 административ протокол төзелде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Протоколларның 27се - участок инспекторлары өлеше. Куркынычсызлык каешын такмаган - 10, транспорт тәрәзәсен тиешледән артык каралткан - 3, тизлекне тиешледән арттырган 12 транспорт...
-
"Әтнә таңы" - кияү әбисен үтергән
Татарстанның Бавлы районында яшәүче 27 яшьлек Азамат Абъяпаров дуслары белән элеккеге хатынының әнисен җәзалап үтергән. Бу хакта татарнстанның Тикшерү комитеты мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Әлеге фаҗига бер атналап элек булган. Абъяпаров үзенең дуслары - 28 яшьлек ир һәм 29 яшьлек хатын-кыз белән элеккеге хатынына кунакка килә. бәйрәм тәмамлангач, кунаклар юлга...
-
Әтнәдә мөселман балалар бәйрәм итте
"Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагере базасында мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмне моңлы азан, Наил хәзрәтнең аять-сүрәләре һәм Рубис хәзрәтнең багышлавы белән ачып җибәрделәр. Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов үз чыгышында балаларга мондый бәйрәм бүләк итүдә аеруча мөхтәсибәт, мәгариф, мәдәният бүлекләре, спорт мәктәбенең тырышуын билгеләде. Сабантуйны Наил һәм Ленар...