27 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнә машина йөртүчеләре колагына
Синең штрафларың күп, түләргә вакыт тапмыйсыңмы? Гел соңгы көнне барып түлисеңме? Яңа закон синең хәлне җиңеләйтер. 2016 елның 1 гыйнварыннан яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозган затлар үз штрафларын 20 көн эчендә түләргә өлгерсә, аларга 50 процент ташламалар каралачак. ЮХИДИ штрафларын түләүнең ышанычлы ысулы: 1. Дәүләт...
-
Әтнәдә сөт җитештерү шактый артык
Сөт җитештереп саву һәм сату узган елгыдан шактый артык. 27 октябрьгә бер баш сыердан уртача савым 2,50 килограммга күбрәк булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган оператив мәгълүматларда бары күмәк хуҗалыклар өлеше генә күрсәтелде. Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 27 октябрьгә зачет исәбеннән саткан сөт, өченче - бу күрсәткеч...
-
Әтнәләр штрафка тартылды
"Чистартылмаган очракта протоколлар төзелеп, штрафлар салыначак", - кебек кисәтү сүзләрен газетабызда аз язмадык. Кызганычка каршы, күп очракта бу сүзләргә игътибар итеп бетермибез. Атна башында узган район административ комиссиясенең чираттагы утырышында да кисәтүләр булуга карамастан 10 протокол каралды. Шәхси хуҗалыклар белән берлектә ике авыл җирлеге җитәкчесе дә җавапка тартылды. Алга таба...
-
“Язылган өчен iPad” бәйгесе җиңүчеләре
Әлеге бәйге хакында газета укучыларыбыз яхшы хәтерлидер. Елның-елында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте шундый исемдә бәйге уздырып килә. 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу барышында да игълан ителде әлеге бәйге. Бәйгенең шарты буенча бер кеше бер почта адресына "ТАТМЕДИА" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм язылу турындагы квитанциянең күчермәсен "ТАТМЕДИА"га юлларга...
-
Әтнәләрдән тәмле салат рецепты
Салат Канделябрдип атала. Аны еш кына бәйрәм өстәленә әзерлиләр. Ул бик тәмле һәм матур килеп чыга. Кунакларыгыз аны ашап карагач, рецептын сораячакларын ышанып әйтеп була. Ингредиентлар: тавык филесы 250 гр, сыр 150 гр, кукуруза100 гр, ананас 100 гр, майонез 4 аш кашыгы Тавык итен турыйбыз, сай тәлинкәгә җәеп салабыз. Өстенә...
-
Әтнәләр ярдәм кирәк
Матур гына гомер иткәндә, авыру дигәннәре каян гына килеп чыгып, бар тормышның астын өскә китереп ташлый икән ул? Әлмәттә яшәүче өч бала анасы Роза Фәтхиева белән әнә шулай булган. Сабыйларының үсеп килүенә сөенеп, ире Рамил белән бик күпләргә үрнәк булып яшәгән бу гаиләгә көтмәгәндә хәсрәт килә. Розада яман шеш авыруын...
-
Әтнәгә республика прокуроры урынбасары килә
5 ноябрь көнне Татарстан прокуроры урынбасары Галимов Газинур Сабирҗан улы Әтнә прокуратурасы бинасында көндезге 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр район халкын кабул итә.Очрашырга теләгегез булса 2-15-60, 2-15-61 телефоннарына шалтыратып алдан язылу мөмкинлеге бар. Сорауларыгызны язмача Олы Әтнә авылы, Бәдри Җиһаншин урамы, 8 йорт адресы буенча яки Atn.Prok@tatar.ru электрон почтасына җибәрә...
-
Арага кергән әнисенә пычак белән кадаган
Усад авылында гаилә бәйрәме суеш белән тәмамланган. Бәйрәм кызган бер мәлдә күрше хатыны артык шаулашмауларын сорап замечание ясаган. Хатын полициягә хәбәр итү белән дә янаган. Кунаклар арсыннан 34 яшьлек ир-ат аның белән әйткәләшә башлаган. Хатын иренә шалтыраткан, ә тегесе үзе белән иптәшен дә алып кайткан. Ике арада булган гауга вакытында...
-
Әтнә эшмәкәрләре министрга сорау бирә ала
29 октябрь көнне Казанда " Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү" проекты кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының эшмәкәрләр белән очрашуы узачак. Эшмәкәрләр министр белән алда торган проблемалар һәм чишелеш көткән мәсьәләләр турында сөйләшәчәк. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов оештыра. Марат Әхмәтовка сорауларны...