27 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнә егетләре армиягә каз түшкәсе алырмы?
Бүген кичке якта Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатындагы ыгы-зыгыга игътибар иткәнсездер. Машиналар да, әти-әниләр дә, журналистлар да шунда иде. Очрашудан соң шау-гөр килеп, фотога да төштеләр әле. Ни булган дисезме? Хәрби комиссар Алмаз Борһанов иртәгә иртән армиягә китәсе призывникларны, аларның әти-әниләрен җыеп сөйләште, аңлатты. Егетләр китәчәк хәрби частьлар турында...
-
Әтнәдә дә буран булырмы
Республиканың гидрометеорология үзәге якшәмбе көнне, 30 октябрьдә һәм икенче атна башында һава торышы кискен бозылу турында кисәтә. 30 октябрьдә республика территориясендә бераз кар явуы көтелә. Температура төнлә 1-6 градус салкын, ә көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. 31 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә синоптиклар фаразы буенча һава торышы...
-
Әтнәдән Асия әбекәйгә дә 90 яшь
Чембулат авылында гомер кичерүче Асия әби Насрыевага 90 яшь тулды, Шушы уңайдан район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов юбилярны олы бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырды. Асия әби Чембулат авылында туып - үскән. ? сыйныфны тзммалаган елны илдә...
-
Әтнә юлларында "Көзге каникуллар" операциясе башлана
"Уку елы яңа гына башланган кебек иде. Инде менә беренче чирек тә тәмамланып килә. Укучылар да тиздән каникулга чыгачак. Шушы уңайдан республика юлларында 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр "Көзге каникуллар" операциясе башланып китә. Быелның 9 ае эчендә балалар катнашында 473 юл һәлакәте теркәлгән. Иң кызганычы - аларда 11 бала үлгән....
-
Әтнәдә берәү машина бәрдереп качкан
Әтнәнең үзәгендәге кибетләр каршына куелган машинаны бәрдереп качкан берсе. Ике ягында да, кибет каршында да видеокамералар барлыгын белмәгәндер инде, бахыр. Әллә качып киткән өчен тагын да зуррак җәза көткәнен дә белми микән. Һәрхәлдә качучының эзенә тиз арада төшәрләр дип уйлыйбыз. Көтегез, ул турыда хәбәр бирми калмабыз.
-
Әтнәләр, Һәлакәттә ике кеше зыян күргән
Һәлакәттә ике кеше зыян күргән ( «Татар-информ»). Казанда өч транспорт чарасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге. 26 октябрьдә 16 сәгать 15 минутта Горьки шоссесында 54 яшьлек «Тойота Королла» машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, «КИА РИО»га килеп бәрелгән, анысы бәрелүдән «НЕФАЗ»...
-
Әтнәләр сораулар юкмы
Гражданнарга юридик консультация бирү һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау максатыннан Татарстан буенча балаларның хокукларын яклау вәкиллеге аппаратында 2016 елның 8 ноябрендә Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 61 йорт, 2 этаж адресы буенча Татарстанда балалар хокукларын яклау буенча вәкил Г.Л. Удачина һәм республиканың баш суд приставы Р.М. Ильясов халыкны кабул итә....
-
Әтнә егетләре осталыкларын бәйгедә сыный (фотолар)
Бәйге Һөнәр - егет канаты Гади эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе бетеп барган заманда яшибез. Яшьләребезгә ак һөнәрләр- юрист, хисапчы кебекләр, әбиләр әйтмешли чиста - пөхтә киенеп эшли торганраклары күбрәк ошый. Әмма шул ук вакытта җир белән бәйле һөнәрләр белән кызыксынучылар да юк түгел. Бүгенге мәгариф үзенчәлекләре шартларында 9 сыйныф укучыларының нәкъ...
-
Әтнәнең Җәүһәрия апа Мәрдәнова белән Гөлнур апа Хәкимованың "Кодагыйлар" биюе (видео)
Әтнә районының Әтнә халык театрының әйдәп баручы артистлары Җәүһәрия апа Мәрдәнова белән Гөлнур апа Хәкимованы тирә-як районнар гына түгел, республикада да белмәгәзн кеше юктыр. Алар тудырган образларны бүген дә сагынып искә алабыз. Җәүһәрия апа белән Гөлнур апаның "Кодагыйлар" биюен әле дә сагынып, яратып искә алабыз. Әлеге видеоязма Лилия Ибраһимованың контакттагы...
-
Әтнәләр, яши башламас борын...
Җан авазы "Мәхәббәт утында безгә гомер буе янасы", дип әйткәнне берничә мәртәбә, берничә кешедән ишеткәнем бар. Кечерәк вакытта аңламый идем, үсә төшкәч нишләптер мәхәббәтне татлы бер хистер дип күз алдыма китердем. ГАДЕНИЯ Аңларлык булгач, әниемнең газаплануларын, башкаларның күз яшьләрен күреп, тормышлары белән якыннан танышкач, нишләптер тәмуг белән чагыштырасым килә башлады,...