28 июнь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, Гает намазының вакыты билгеле булды
Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе 6:30 сәгатьтә башлана, ә сәгать 7дә гает намазы укылачак. Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе дә...
-
Рак чире йогарга да мөмкин дип саный галимнәр
Рак чире нәселдән генә дә килми, аны йоктырырга да мөмкин, дигән фикергә килгәннәр америка биологлары. Бу хакта Лента.Ру. Америка биологлары төркеме мидий белән сердцевидокларны өйрәнгән вакытта, шундый нәтиҗәгә килгәннәр, моллюскалар рак белән кабыргасыз башка диңгез төрләренә йоктырырга сәләтле , диләр. Тикшерү нәтиҗәләре Nature басмасында басылып чыккан инде. Галимнәр терлекләрнең үзләре...
-
Әтнәдә - суык, аларда - эссе
Кинәт суытты, температура +18 тирәсе генә, хәзер өскә куртка киеп йөри башладык. Суыту бер хәл, болыт астыннан кояш та елмаймый. Шул ук вакытта Америка Кушма Штатларының өч штатында аномаль эсселек. Калифорния, Нью-Мексико һәм Аризона халкы эсселектән җәфа чигә. Аризонада, мәсәлән, температура Цельсий буенча 47 градуска җиткән, берничә кеше вафат булган....
-
Әтнә ЮХИДИ бүлегенә Татарстан Президенты Лада Приора автомобиле тапшырды
Татарстан Республикасы автопаркы 55 автомобильгә артты. Автоинспекторларга яңа машина ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Эчке эшләр министры Артем Хохорин тапшырды. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, безгә дә республика бюджетыннан 1 "Лада-Приора" автомобиле тәтегән.
-
Казак Үртәме авылында 25 кеше бергә җыйналды
Казак Үртәме авылында Ифтар мәҗлесе үтте "Казак Үртәме авылында Ифтар мәҗлесе үткәрдек. Әлеге зур эш "Уңыш" хуҗалыгы җитәкчесе Габделәнәс Хәкимов ярдәме белән башкарылды. Авылдагы барлык кешегә дә әйтелде. 25ләп кеше килде. Ризыкларны тәмле итеп әзерләгән, авылдашларыбыз Энҗе Насыйрова, Равилә Хидиятова, Алия Гилиятовага бик рәхмәтлебез. Шуның кадәр кешене үз өенә чакырган...
-
Әтнә егетләрен озаттык
Ике районга 103 егетебезне армиягә хезмәт итәргә озаттык. "Соңгы егетебез хәрби комиссариаттан 26 июнь көнне китте. Егетләребезнең кайсы кайда хезмәт иткәнлекләре август айларында билгеле була. Әле частьләргә барып урнашасы бар. һәркайсы хезмәт итәчәк часть белән элемтәгә керәчәкбез, әти-әниләр белән дә элемтәдә торырбыз. Моңа өстәп, контракт буенча хезмәт итәргә Арчадан 11...
-
"Сугыш балалары турында"гы закон проекты карала – “Әтнә таңы”
Бу - V чакырылыш Дәүләт Советының язгы сессиядәге соңгы утырышы Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышы була. Көн тәртибенә 27 мәсьәлә кертелгән. Алар арасында 16 Татарстан закон проекты, 8 федераль закон проекты, Федерация субъектларының закон чыгару башлангычлары һәм берничә башка мәсьәлә бар. "2016 елга ТР бюджеты турында", "2016...
-
Әтнәләр белеп торыгыз, кечкенә балалар өчен компенсация алуның яңа тәртибе гамәлгә кертелә
Система киләсе айдан эшли башлый 1 июльдән Татарстанда сабые балалар бакчасына йөри торган әти-әниләр компенсацияне электрон юл белән генә рәсмиләштерә алачак. Бу хакта "Татар-информ" уздырган матбугат конференциясендә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Матбугат вәкилләре очрашуы халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә...
-
Әтнәдә дә авыл хуҗалыгы исәбен алучылар йөри башлады
Көнүзәк мәсьәлә "Исәп алу салым түләтер өчен түгел..." Авыл хуҗалыгы исәбе алучылар тагын өегезгә килеп керсә, аптырамагыз, моңа кадәр алар сезнең белән танышырга, нинди сорауларга җавап бирәсегезне аңлатырга, кайчан килергә мөмкин икәнлекне белергә генә кергәндер. Ә исәпкә алу 1 июльдән башланачак. - Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу аграр тармакның бүгенге...
-
Әтнә механизаторы Ирек Галиев Россия чемпионатында III урын яулап кайтты
Төмәндә 19-25 июнь көннәрне сукалау буенча Россиянең V Ачык чемпионаты узды. Хәбәр иткәнебезчә, анда Татарстан данын "Күңгәр" хуҗалыгы тракторчысы Ирек Галиев яклады.
-
Әтнә хуҗабикәләренә тугыз файдалы киңәш
1. Тамагыгыз авырта башласа, кайнар сөткә кардамон салып эчегез, ул ялкынсынуны бетерә. 2. Бәрәңге суына аз гына атланмай салсагыз, ул тизрәк пешәр. 3. Камырга кушарга күкәй булмаса, ярты банан салыгыз. 4. Борчак белән фасоль тиз пешсен өчен аны тозсыз суда пешерегез һәм ун минут саен кәстрүлгә берәр аш кашыгы салкын...
-
Әтнәдә көн суытты
Һава торышы гел үзгәреп тора. Бүген иртән Әтнәдә +12 градус кына иде. Көндез +18 градуска кадәр генә жылытачак. 29ына да һава торышы әллә ни җылытмаячак. Киенеп йөрегез. Урамда суык.