28 июль 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы" - газиз анасын үтергән
19 яшьлек кыз әнисен кыйнап үтергән. Бу хәл Азнакай районында булган. Кыз әти-әнисенә кунакка кайткан, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә әнисенә карата көч кулланган. Бичара ана хастаханәдә җан биргән. Кыз үзенең гаебен тулысынча таныган. Бу эш буенча тикшерү эше бара дип яза " Маяк" газетасы.
-
Әтнәлеләрне “Народные советы” үзенә җыя
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Народные советы" проекты кысаларында Күлле Киме һәм Күәм авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка сайланачак кандидатларның авыл халкы белән очрашулары үтте. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе секретаре урынбасары Айрат Каюмооов "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау алды программасы белән таныштырды. Ике җирлектә...
-
Әтнәдә ЮХИДИ инспекторы машина йөртүченең наркотик кулланган булуын ачыклаган
20-26 июль көннәрне ЮХИДИ һәм участок инспекторлары юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. "Бу чорда барысы 91 административ протокол төзелде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Протоколларның 27се - участок инспекторлары өлеше. Куркынычсызлык каешын такмаган - 10, транспорт тәрәзәсен тиешледән артык каралткан - 3, тизлекне тиешледән арттырган 12 транспорт...
-
ЮХИДИ Сабантуй кунакларыннан җәмәгать транспорты куллануны сорый
Казанның Идел буе районындагы Каенлыгында узачак Сабан туена Әтнәләр дә барачак. Шуңа күрә бу көнге транспорт хәрәкәте белән танышу комачауламас. Хәбәрләргә караганда, шәһәр халкын һәм кунакларны транспорт белән тәэмин итү ял көне графигы нигезендә оештырыла. Бәйрәм узасы җиргә кадәр 65 автобус йөри. Казанның ЮХИДИ идарәсе Сабантуй кунакларыннан җәмәгать транспортын куллануны...
-
10 миллиард сумлык зыян күрербезме - "Әтнә таңы"
Татарстанның вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Агымдагы елда корылык аркасында 20 миллиард сумлык зыян күрәбез", - диде Министрлар Кабинетында барган брифингта. Уңышны тиешле күләмдә җыеп ала алмау аркасында гына республикабыз агросәнәгате якынча 10 миллиард сум югалтачак, дип саный министр. Тагын бер кат кабатлап үтәбез, Татарстанның төньяк...
-
Әтнәнең нечкәбиле ярымфиналга узган
Республикада узучы "Нечкәбил - 2015" матурлык һәм гаилә бәйгесендә Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы Эльмира Мәгъсумованың да катнашуы турында язган идек инде. Менә тагын бер сөенечле хәбәр - Эльмира Ренат кызы сайлап алу этабын узып, ярымфиналга үткән. Бәйгенең бу этабы сентябрь аенда башкалабызның "Эрмитаж" клубында узачак.
-
Әтнәләр гөмбә җыя
Әтнәләр гөмбә җыя "Килде быел ел гөмбәгә" , дип сөйләшкәнне адым саен ишетеп йөрибез. Ишетеп кенә түгел, полоса, урман буйларында машинасын калдырып, кәрҗин күтәреп йөрүчеләр дә еш күзгә ташлана. Күптер, күп булмаса, азапланмаслар иде. - Нинди күп булмаган, бер сәгатьтә ике кешегә ике 10 литрлы чиләкне җыеп алып була. Без...
-
Зәй урманында ике кешене аю ашаган– “Әтнә таңы”
"Челнинские известия" газетасы Зәй урманында йөргән ике дусны аю ашавын хәбәр итә. Аларның гәүдәләре аланлыкта табыла. Бер ирнең аяклары өзелеп, гәүдәсеннән читтә ята. Махсус хезмәт белгечләренә аюны атудан башка чара калмый. Ни өчен аю кешеләргә Һөҗүм иткән, монысын әлегә белгечләр тикшерә. Бу урман хуҗасының быел беренче мәртәбә кешегә ташлануы. Әтнәлеләр!...