28 август 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, ялларда иренмәгез!
Помидордан кетчуп 3 килограмм помидор, 0,5 килограмм алма, 0,25 килограмм суган алабыз. Барысын да ваклап турап, суган йомшарганчы пешерәбез. Аннан соң блендер белән болгатып, 50 минут тирәсе кайнатабыз.Пешеп чыгар алдыннан 1,5 аш кашыгы тоз, 1,5 стакан шикәр комы, тәменчә кызыл борыч, хуш исле төелгән борыч, 50 грамм алма серкәсе салып...
-
Әтнәнең уңган белгечен хезмәттәшләре котлый
"Күшәр" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының баш бухгалтеры Раил Рафаэль улы Сәфәровның 28 август көнне олы юбилее - 50 яшь тулган көне. Хөрмәтле хезмәттәшебез! Һәрчак эчкерсез, сабыр күңелле, кешелекле һәм кечелекле, шул ук вакытта олы җанлы дустыбыз! Сезне ихлас күңелдән шушы бәйрәмегез белән котлап, саулык-сәламәтлеккә, тынычлыкка төренеп, олы куанычлар эчендә гомер...
-
Әтнә районының Олы Әтнә авылында янгын чыкты
27 август төнендә, 20.00 сәгать 15 минутта янгын сүндерү бүлегенә шәхси йорт яну хакында хәбәр килә. Янгын Олы Әтнә авылының халык телендә "поле чудес"тагы наратлык урамында була. Янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил итә. Бүгенге көндә тикшерү эшләре була. Һәркайсыбыз янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклыйк. Мәгълүматлар http://16.mchs.gov.ru/ сайтынна алынды.
-
Әтнә укучылары олимпиадада катнаша ала
Государственная инспекция Республики Татарстан по обеспечению государственного контроля за производством, оборотом и качеством этилового спирта, алкогольной продукции и защите прав потребителей в рамках мероприятий Подпрограммы №6 «Развитие комплексной системы защиты прав потребителей в Республике Татарстан на 2013-2015годы», утвержденной постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 16.10.2013 №764, с 01.09.2016 до 14.11.2016...
-
"Әтнә таңы" дустын котлый
28 августта газетабызның иң якын дусларыннан берсе - Ары авылында гомер кичерүче, һәрчак үзенең кызыклы яңалыклары белән сөендерүче тынгысыз, тырыш, уңган, булдыклы Райлә Сәлихҗан кызы Кадимованың гомер бәйрәме - олы юбилее.Чәчәкле җәйләргә үзгә бер ямь өстәп дөньяга килгән, бүгенге көндә тату гаиләдә уңган хуҗабикә, туганнарына төпле киңәшче булып яшәүче, без...