29 март 2018 яңалыклары
-
Тагын киттеләр...
Кемнәр дисезме? 2002- 2003 елгы волейболчыларыбыз киттеләр бүген, бу юлы Мамадышка - волейбол буенча узачак республика күләмендәге чемпионатка. - Аллага тапшырып китеп карадылар, әле алар юлда. Өч көн буе дәвам итәчәк ярышлар, бәлки алданрак та тәмамланыр...- диде спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин. Уңышлар телик, нәтиҗәсен хәбәр итәрбез.
-
Казанда II Бөтенроссия татар авыллары җыены узачак
Җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 350 вәкил катнашачак. (Казан, 28 март, "Татар-информ"). 2018 елның 3-5 апрель көннәрендә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Бу хакта төп оештыручы - Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Җыенда Россия Федерациясенең 35...
-
Урыны белән кар...
Бүген Татарстанда болытлы һава. Урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, аязган вакытта -17˚; көндез -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык.