29 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, су бөркегез...
Бәлеш һәм башка камыр ризыклары өстенә йомырка сарысын сылау мәҗбүри түгел, мичтә бераз пешкәннән соң, аларга су гына бөркергә кирәк. Болай эшләсәгез дә, бәлешләрегез алсу төскә кереп пешәчәк.
-
Әтнәләр, “Замана әнисе – минеке кебек...”
"Замана әнисе - минеке кебек..." Әниләр көне якынлаша, хөрмәтле укучыларыбыз. Менә шул дата уңаеннан, сезнең зирәклегегез, тапкырлыгыгызны истә тотып яңа бәйге игълан итәбез. "Замана әнисе - минеке кебек..."- бәйгегә әниегез турында кыскача гына язылган аңлатма белән фоторәсемнәр көтәбез. Аптырап калмас өчен искәрмә: бүгенге әниләр, ничә яшьтә булмасын машина да йөртә,...
-
Әтнәдә бөтен патриот...
Районыбызда барган эшләрне күзәткәннән соң ихтыярсыз, "Әтнәдә бөтен патриот", дип уйлап куям. Акча туләмиләр, акча сорамыйлар, райондашлар әллә нинди эшләр майтарып бетерәләр,түгәрәкләр оештыралар, кушканын да кушмаганын да. Бу араларда мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы белән очраша. Кичә, 28 нче октябрь көнне, Күәм мәдәният йорты каршында эшлэп килуче "Патриот"клубынын яшьләр өчен "Безнен...
-
"Төшкә керә тумый калган җаннар..." -"Әтнә таңы"
Тумый калган җаннар Дөнья рәхәт! Дөнья шундый рәхәт! Кайнап тора каннар! Тик нигә соң һаман арта бара Тумый калган җаннар? Һич ышанмыйм: татар хатын-кызы Таш бәгырьле түгел! Карыныңда җан иңәсе бала Ник кадерле түгел? Сукыр лампа, салам түбә күптән Таш гасырда калган. Тормыш авыр - бүген әйткән бу сүз -...
-
Әтнәләр сугыш техникасын өйрәнә
Бөтенроссия мәгълүмат-агитация акциясе- "Шундый һөнәр бар- Ватанны саклау" Әлеге акция кысаларында хәрби көчләрнең структурасы өйрәнелә, Татарстан Республикасында РФ Хәрби көчләренә призывниклар әзерләү, әлеге хезмәтнең оештырылу дәрәҗәсе карала. Арча-Әтнә хәрби комиссариатында бу эш акция барышында гына бармый, чөнки елның-ел дәвамында мәктәпләрдә, училище-техникумнарда төрле дәрәҗәдәге очрашулар гел узып тора. Арчада мондый очрашулар...
-
Әтнәләр кунакларга салат ашата
"Кунагыма" салаты 2 тавык түше, 2 шәр помидор һәм кыяр, 150 г сыр, 1-2 бүлем сарымсак, майонез, тәменчә тозалына. Тавык түшен пешерергә. Суынгач тиресен салдырырга, итне һәм кыярны саламлап турарга һәм тоз сибеп, аерым савытларга салырга. Сырны сарымсакны аерым-аерым бик вак итеп турарга. Помидорны саламлап турарга, тоз сибеп, аерым савытка...
-
Әтнәләр, комсомол туган көн бар иде!
Комсомол туган көн бар иде! Моны инде комсомолда тәрбияләнүчеләр, Леонид Ильич Брежневның әсәрләрен көн-төн өйрәнеп, ә алар аз түгел, ялгышмасам алтау иде дип беләм, комсомол Уставын ятлап, Алла "юклыгы"на ышанып комсомолга кергәннәр генә белә бу бәйрәмне. Комсомол булу зур дәрәҗә иде, ул оешмага керүчеләргә пионер галстугын салдырып, комсомол значогын тагалар,...
-
Әтнәләр, юлга чыкмагыз!
Казан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне шәһәрдән читкә чыкмаска өнди Кар көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә тизлек арттырмаска киңәш ителә. Һава шартлары начарлану, кар яву көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга киңәш ителми, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Автомобиль хуҗаларына транспорт чарасын кышкы сезонга...
-
Әтнәдә - "Көзге ярминкә"
Көз җитү белән мәктәпләрдә җәй буе бакчаларда үстерелгән яшелчә-җимешләр белән "Көзге ярминкә" оештыру матур бер традиция булып кереп китте. Шул нигездә бу бәйрәм шушы көннәрдә Олы Әтнә мәктәбендә дә уздырылды. Мәктәп спортзалына килеп керү белән халык шау-шу килеп гөрләп тора иде. Ярминкәдә укучылар гына түгел , әти-әниләр дә сатып алырга...