30 июль 2014 яңалыклары
-
Ә исерекләр 30 мең түли
Июль аеның 30 көнендә (ә ул 31еннән килә) суд приставлары хезмәтенә, "тимер ат"та юл йөрү кагыйдәләрен бозып штрафны вакытында түләмәүчеләр буенча 113 мең сумлык 165 эш кергән.
-
Әтнәдә Ветеринария пункты ачылды
Яңа Шашы авылында яңа ветеринария пункты ачылды. Әлеге пункт дүрт хуҗалыкка, 12 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Пунктта операцион ,ясалма орлыкландыру бүлмәләре, мөдир өчен махсус бүлмә, санузел урнашкан. Шулай ук терлекләр өчен кирәкле дарулар белән тәэмин итү өчен аптека да бар. Әлеге пунктта халыкка, һәм аларның терлекләренә участок мал табибы Газинур Нигъмәтҗанов...
-
Әтнә яшүсмерлөре тәртип бозмаган
Балигъ булмаганнар турында бара сүз.
-
Бәрәскә һәм Бәрәзәдә урамнарны яңарталар
Мондый бәхет Олы Бәрәзә авылы белән Бәрәскә халкына елмаерга тора.
-
“Уңыш”та зурладылар
"Уңыш" хуҗалыгына керүче авылларда Ураза гаетан зурлап уздырдылар: мәчетләргә халык күп җыелган иде. Ә аңарчы хуҗалык ярдәме, авыл җирлеге тырышлыгы белән Түбән һәм Югары Көек, Әйшияз, Каенсар авылларында ифтар - "авыз ачу" мәҗлесләре узды. Ифтарда катнашучылар җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Габделәнәс Хәкимовка тазалык-саулык, киләчәктә дә дини чараларда "Уңыш"ның өлеше зур...