30 ноябрь 2015 яңалыклары
-
“Әтнәдә Әхәт бар...”
"Аның командасы бар. Бик зур рәхмәт куйган хезмәтегезгә, киләчәктә дә шулай эшләрсез дип ышанам. Хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез дип ышандырам..." Җомга көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасында узган районыбызның 25 еллык юбилеенда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау-чыгышын тыңлаган һәркем әнә шул юлларны күңеленә сеңдергәндер. Ә чыгыш эчтэлекле, һәркем куанып, сокланырлык...
-
Әтнәдә ихлас хезмәт итәләр
Тирә-яктагыларны сөендереп, ихлас эшләүчеләр күп безнең авылда. Авыл җирлеге хезмәткәрләрен генә алыйк. Узган Өлкәннәр көнендә бу аеруча ачык чагылды.
-
Әтнәнең Олы Мәңгәр мәктәбендә ярминкә гөрләде
Олы Мәңгәр урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар көче белән оештырылган ярминкә булып узды. Әлеге ярминкәгә һәр сыйныф алдан ук әзерләнгән иде. Төрле тәм-томнар, салатлар, кул эшләре сатылды анда. Ярминкәдән җыелган акчаның бер өлеше инвалид балаларга ярдәм булып китәчәк.
-
Әтнә районының 25 еллыгыннан видеоязма (ике)
-
Әтнәлеләр, саграк булыгыз
Татарстанда ВИЧ-инфекция белән авырту кинәт арткан. Аларның 63 проценты җенси юл белән ияргән. Бүгенге көнгә бу инфекцияне йөртүчеләр саны 18831 дип санала, 4261 авыру вафат булган. ВИЧ-инфекция йоктыру процессы соңгы арада районнарда да арткан. Кыскасы, Әтнәлеләр, саграк булыгыз.
-
Әтнә җитәкчеләре колагына
Соңгы айларда күрше район территорияләрендә урнашкан күмәк хуҗалык фермаларыннан эре мөгезле терлек урлау очраклары ешайган. "Әлегә бездә мондый хәлнең күзәтелгәне булмаса да, игътибарны киметү ярамас",- дип киңәш итә Әтнә Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев.
-
Әтнәгә буран вәгъдә итәләр
"30 ноябрь көнне Казанны, шул исәптән Әтнәне дә буран каплый", дип хәбәр итәләр синоптиклар. Болытлы, вакыты белән алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез бераз кар, җиңелчә буран булыр дип фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көндез көчәя. Температура 1-6 градус суыке булачак.
-
Әтнә районының 25 еллыгыннан видеоязма
-
Россиядә яңа бәйрәм барлыкка киләчәк - "Әтнә таңы"
Озакламый Россиядә яңа бәйрәм барлыкка киләчәк. Бу хакта хезмәт министрыгыннан хәбәр итәләр. Бу бәйрәм - Әтиләр көне булачак. Ведомствода хәбәр итүләренчә президент указы ниегезендә проект буенча тиешле эшләр башкарылган инде. Чиновниклар әлеге бәйрәмне, Әти кешенең гаиләдә бала тәрбияләүдәге ролен күтәрү, Әти кеше образын позитив яктан күрсәтү өчен кирәк дип саныйлар,...