31 май 2016 яңалыклары
-
Кырау төшәргә мөмкин
1 июнь төнендә Татарстан территориясендә урыны белән туфракта 1 градуска кадәр салкын булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар/ ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм турында кисәтү таратты. http://matbugat.ru
-
Әтнәдә бирнәне авыл белән кубып җыялар
Әтнә районында Сабантуйга әзерлек гөрләп бара. Авылларда бирнәләр җыела. Авыл халкы әлеге күркәм йоланы үзенә күрә бер дулкынлану белән көтеп алалар. - Авылыбыз белән ду кубып, Олы Әтнәгә, Кече Әтнәгә, һәм Шәкәнәчкә урнәк курсәтеп җырлап биеп бирнә җыйнап алдык. Безнен кызларыбыз һәм егетлэребез, милли киемнәрдән, милли җырларыбызны җырлап, һәр капка...
-
Күренекле бакчачының улы вафат - "Әтнә таңы"
анылган бакчачы, галим Фарсель Зыятдинов бу көннәрдә авыр кайгы кичерә. Күңеле бакчага да, башка эшкә дә тартмый. 7 май көнне Фарсель аганың улы Айваз якты дөньядан киткән. Ул 1971 елгы иде. - Улыбызны армиядә кыйнап, башын тишкәннәр иде, гомере буе икенче төркем инвалид булып яшәде. Бу хәсрәттән арына алмыйм, -...
-
Әтнә кызлары сәер караңгылыкка дучар булган
шулай бер вакыт Сәер караңгылык Соңгы вакытта газета битләренә өрәк, җен, пәри турында бик күп язмалар яздылар. Юк вакытлар иде. Төнлә басуга салам, печәнгә бара идек. Ләкин җен, пәри үзе бездән курыктымы, очрамады. Шулай да үзебезнең сәер караңгылык эчендә калуыбыз турында язарга телим. Безнең яшь чак, безнең кебек яшьләрне төнге...
-
Әтнә егете булдыра
Бер булганнан гел була, диләр бит. Бәрәскә мәктәбенең X сыйныф укучысы Радик Шәрәфиев оста җырчы буларак билгеле. Видеофильмнар тәкъдир итүдә дә осталыгы белән аерылып торуын раслады. Республика күләмендә уздырылган "Җиңү җыры" исемле конкурста уңышлы чыгыш ясады - "Хәтер дисбесе өзелмәсен" видеофильмы белән I урынга лаек булды. Әзерләгән укытучылары - Фәрит...
-
Әтнә көтүләре - көтүлектә
"Өндәмәсәк тә, бүгенге көнгә район буенча күмәк хуҗалыклардан 25 көтү чыкты", - ди терлекчелек буенча консультант Наил Фәйзрахманов. Аларның 7се - сыер көтүләре. Аеруча "Уңыш" хуҗалыгы аерылып тора, монда массакүләм - 1000 баштан артык терлекне берләштергән 6 көтү чыкты. Шөкер, көтүчеләр белән тәэмин ителеш начар түгел - 100 %, инде...
-
Әтнә тракторчысы Россия чемпионатына бара
18 июнь көнне "Күңгәр" хуҗалыгы тракторчысы Ирек Галиев һәм аны озата баручы инженер Илфар Сәләхов механизаторларның җир эшкәртү ярышына китәләр. Тракторчы Төмән өлкәсендә 19-25 июньнәрдә узучы Россиянең спорт сукасы буенча V чемпионатында катнаша. Оештыручыларның бик җитди оешмалар булуын күзаллаган хәлдә, зур бәйге икәнлеге бәхәссез. "Росагролизинг"тан тыш, Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы,...
-
Яңа Әтнәнең иң чиста капка алды
Әтнә районынң Яңа Әтнә авылында апрель аенда "Иң чиста, матур капка төбе" исемле бәйге игьлан иткәннәр иде. Нәтиҗәсен чыгарырга вакытта җитте. "Бирнә җыйганда барлык авылны әйлэнеп чыктык. Кая карама чисталык, тәртип, матурлык . Тик шулайда "Иң-иңне" дип без Надия апа Борһановаларга тукталырга булдык. Аларның хужалыгы кечкенэ генә ял паркын хәтерләтә....