31 октябрь 2014 яңалыклары
-
Бер тәүлек арест бирелде
Участок һәм ЮХИДИ инпекторлары тарафыннан вакытында штраф түләмәүчеләр исемлек буенча тикшерелде. Тору урынына буенча, бер кеше тоткарланып, Әтнә полиция бүлегенә алып килеп ябылды. Икенче көнне эше судта каралып, аңа бер тәүлек арест бирелде. «Штрафларыгызны вакытында түләгез», - дип кисәтә ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.
-
Уңышлы чыгыш ясарлармы?
Спорт мәктәбе тренерлары өчен кызу эш өсте башланды. Әйтик, тренер Таһир Вәлиуллин җитәкчелегендәге мини-футболчыларыбыз Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашалар. 2002-2003 елгы ир-малайлар 1-3 ноябрь көннәрне Балык Бистәсендә, шактый көчле командалар каршында "имтихан тоталар". Ә 1998-1999 елгы яшүсмерләр 4-6 ноябрь көннәрне үз төркемнәреннән чыгып, көрәшне дәвам итәр өчен бәхетләрен Биектауда сынап карыйлар....
-
Әтнәдә "Бирегез мәйдан! бәйгесе үтте
Күңгәр авылы мәдәният йортында районкүләм уздырылган "Бирегез мәйдан!" бәйгесенең авылара туры үтте. Шушындый ук бәйге Түбән Көек мәдәният йортында булып узган иде. Кызганыч, андагы авыл үзешчәннәренең чыгышын карап булмады. Шуңа да бу икенче бәйгегә бик теләп бардым. Әлеге бәйге безнең районда беренче генә тапкыр үткәрелми. Бәйгенең төп максаты - район...
-
Әтнә кызлары туп чөйделәр
Укучылар арасында узучы спартакиадага әзерлек уңаеннан, спорт мәктәбе 1998-1999 елгы кызлар арасында волейбол буенча ярыш оештырды.
-
Яңа Шашы командасы беренче
Район мәктәпләре арасында уздырылган "Эрудит-клуб" интеллектуаль уенында Яңа Шашы урта мәктәбенең җыелма командасы 1 нче урын ЯУЛАДЫ
-
Бәрәңге уңышы нигә начар?
Раббыбыз икмәк белән бәрәңгедән аермасын, дигән сүзләрне ачлы-туклы заманнарны күргән әби-бабаларыбыз авызыннан еш ишетәбез. Дөрестән дә, бәрәңге - төп ризыкларыбызның берсе. Әмма соңгы елларда аның уңышы кимүе борчый. Яздан көзгә кадәр бакчада бил бөгеп үстергәннән соң, утырткан кадәр дә җыеп ала алмагач, күпләрнең җир эшеннән күңеле бизде. Барысына да бәрәңге...