Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Җәлил хәзрәт: «Зиратка барып Коръән укымагыз, өчесе, җидесе, кырыгын үткәрмәгез…»

Дин һәм без.

Бүген кайбер яшьләр: «Зиратка барып Коръән укымагыз, өчесе, җидесе, кырыгын үткәрмәгез», – дип әйтә.

Минем бер табынга туры килгәнем бар, болар хәмер эчеп утыра. «Нишлисез?» – дигән соравыма: «Нурулланың 40ын искә алабыз», – диделәр.

Әгәр без мәҗлес ашларын тыеп, аны үткәрмәсәк, халык аны шул рәвешле үзләренчә үткәрә башлаячак.

Безнең балалар да барысын да телевизордан күреп үсә бит. Әгәр без аларны: «Зиратта Коръән укымагыз», – дип үстерсәк, бала зиратка баргач, башка җирдә күргәнен эшли: йә чыбыкка-чыбык бәйләп, бастырып куя, йә ризык, йә ясалма чәчәк куеп китә.

Ә без аны, Коръән укы, дип өйрәтсәк, ул зиратта берничә аять укыр иде. Каш ясыйк дип, күз чыгармыйк. Шушы нечкәлекләрне исәптә тотып, хикмәт белән эш итик. (Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның Баш казые)

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев